Логотип «Мәйдан» журналы

Сыенамын, Җирем, сиңа

Көчле имәннәрнең дә битАрган чаклары була.Зәңгәрлектән туеп, диңгезБер болгана, бер тына.Иректә йөргән болытныңАрып качканы була.Нинди биек тауларның даТабаны җирне тоя.Чәчләр чаларган чакта даӘнкәй г...

Көчле имәннәрнең дә бит

Арган чаклары була.

Зәңгәрлектән туеп, диңгез

Бер болгана, бер тына.



Иректә йөргән болытның

Арып качканы була.

Нинди биек тауларның да

Табаны җирне тоя.


Чәчләр чаларган чакта да

Әнкәй гел кирәк була.

Уйнавыннан туктагач та,

Җитдиләнә һәр бала.


Нинди каты һәм нык булган

Корыч та бит шартлап сына.

Аргач-талгач, көч җыярга

Сыенамын, Җирем, сиңа.


................................


Суда йөзмим, күктә очмыйм –

Җәяү барасым килә.

Киртәләрне җиңәр көчне

Җирдән аласым килә.



Фәүзия СОЛТАН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар