Логотип «Мәйдан» журналы

Сүз

Сүз артыннан сүз иярə:Берсе хак, берсе нахагы.Әйткəнең көмештер, дилəр,Дəшмəүнең алтын хакы. Әйтəсе килгəн чакта даТелне тешлисең шунда.Yз-үзеңе авызлыклап,Карыйсың сулга-уңга. Риза булу аңл...

Сүз артыннан сүз иярə:
Берсе хак, берсе нахагы.
Әйткəнең көмештер, дилəр,
Дəшмəүнең алтын хакы.
 
Әйтəсе килгəн чакта да
Телне тешлисең шунда.
Yз-үзеңе авызлыклап,
Карыйсың сулга-уңга.
 
Риза булу аңлашыла
Әйтсəң дə, əйтмəсəң дə.
Битарафлык килеп куна
Көтсəң дə, көтмəсəң дə.
 
Әгəр əйтер сүзең булса,
Эндəшми калмау хəер.
Yз фикерең йомарланып
Телеңдə торсын əзер.
 

Ганс ХӘКИМОВ


Фото:  https://Изображение от Freepik


«Мәйдан» № 6, 2023 ел

Комментарийлар