Логотип «Мәйдан» журналы

Соклану

Баштүбәдән оча кыр казлары...Күзем алмый карыйм таң калып.Алар шундый биек, курку белмәс,Тавышлары! - калам моң алып.Канатларын каерса да давыл,Ярты юлда туктап калмыйлар.Җилләр кискәндә дә бәгырьләре...

Баштүбәдән оча кыр казлары...
Күзем алмый карыйм таң калып.
Алар шундый биек, курку белмәс,
Тавышлары! - калам моң алып.
Канатларын каерса да давыл,
Ярты юлда туктап калмыйлар.
Җилләр кискәндә дә бәгырьләрен,
Юк, түбәнгә төшә алмыйлар.
Ваклыклардан өстен, җаны азат,
Рухы биек оча югары.
Заты – кыр казлары, ә андыйның
Җирдә шуышканы юк әле.
Кыр казлары кебек горур, чая,
Әмма шундый гади үзләре;
Яшәү киңлегендә сөю булып
Сузылып кала якты эзләре.
Сызылып кала якты эзләре.
 

Зәйфә САЛИХОВА


Фото:  донэллиот.рф

Комментарийлар