Логотип «Мәйдан» журналы

Сиртмәле кое (Укучыларыбыз иҗаты)

Сиртмәле коеАвылыма кайтсам, каршы ала –Өй каршында сиртмәле кое.Тәмле суы тәнгә сихәт бирә,Җир нигъмәте безгә, җир сые.Күпме еллар инде шушы коеКуйган безгә изге хезмәтен.Суын эчкән күпме күрше-күлән...

Сиртмәле кое


Авылыма кайтсам, каршы ала –
Өй каршында сиртмәле кое.
7029088
Тәмле суы тәнгә сихәт бирә,
Җир нигъмәте безгә, җир сые.
Күпме еллар инде шушы кое
Куйган безгә изге хезмәтен.
Суын эчкән күпме күрше-күлән,
Белдергәндер аңа хөрмәтен.
Күз алдымда газиз әнкәемнең
Су тартуы чиләк тутырып.
Рәхмәт әйтә-әйтә коебызга,
Хәл алуы җиргә утырып.
Сөт, катыкны салкын суга куеп
Саклый иде эссе җәйләрен.
Онтырлыкмы салкын катык тәмен,
Сусавыңны баскан әйрәнен?
Хатирәләр саклый бүген кое,
Чылбырында саклый кул эзен.
Әнкәй күзе белән карый кебек:
«Сакла, – диеп, – балам, үз-үзең».
Рәхмәт инде, әнкәй, рәхмәт, кое –
Уегызда булды изгелек.
Ашлы, сулы безне иттегез,
Дога кылам сезгә иелеп...
Олы хөрмәт белән иң элек!
 

Миләшем


Өй каршында үсә ялгыз миләш,
Җилләр исеп җанын яралый.
Ачы җилдән саклар кешесе юк,
Язмыш ялгызларны аямый.
Өй каршында үскән миләшемнең
Күз яшедәй ачы тәмнәре.
Ялгыз үткән гомер – гомер түгел,
Бер дә юктыр дөнья гамьнәре.
Өй каршында үскән миләшемнең
Җимешләре пешә тулышып.
Гомер үтә ялгыз миләш белән
Кайгы-шатлыкларны бүлешеп.
– Еламачы, – димен миләшемә,
Ачыларың кала телемдә.
Ялгыз хәлен бары ялгыз аңлый,
Ялгызлардан-ялгыз үзем дә!
 
Рәсимә ЗАРИПОВА,
Актаныш районы, Чирү авылы.

Комментарийлар