Логотип «Мәйдан» журналы

Син җиңелдең, диңгез!

Уйный идек, диңгез, тын суыңдаБез, ерактан килгән егетләр,Күккә сибеп кояш нурларындаЭнҗе кебек матур күбекләр.Дулкынлана идең акрын гынаБезнең белән уйнап син анда;Кыса идең йомшак кочагыңа,Без сикер...

Уйный идек, диңгез, тын суыңда
Без, ерактан килгән егетләр,
Күккә сибеп кояш нурларында
Энҗе кебек матур күбекләр.
Дулкынлана идең акрын гына
Безнең белән уйнап син анда;
Кыса идең йомшак кочагыңа,
Без сикереп сиңа чумганда.
Синең белән көчне сынап карау
һич юк иде безнең уйларда:
Көч җитмәслек, тиңсез гигант белән
Кем уйласын шулай уйнарга!
Ачуланып, кинәт син ярсыдың
Дәһшәтле һәм матур төс белән,
Күтәрелде тау-тау дулкыннарың
Буйсынусыз, горур көч белән.
Без, сокланып синең матурлыкка,
Сикереп, чумып, һаман уйнадык.
Озатканда безне ерак юлга,
Шаяруың диеп уйладык.
Йөзә иде синдә, ерак кереп,
Җырчы егет безнең арада...
Дулкыннарың белән бер ыргылып,
Син ташландың кинәт аңарга.
Әллә инде шулай яратканга,
Җибәрмәскә теләп яныңнан,
Алып киттең аны еракларга,
Тирәнгәрәк һаман ярыңнан.
Ул кычкырды, бездән ярдәм сорап,
һәм без бердән сиңа ташландык.
Синең белән, диңгез, көчне сынап
Тартышырга шунда башладык...
Актарынган дулкыннарың ярып,
Кулларыннан аның тоттык без,
Кочагыңнан синең тартып алып,
Ярга аны алып чыктык без.
Ни эшләргә белми, ачу белән
Зур кулларны сузган шикелле,
Дулкыннарың синең ярсу белән
Безнең өскә, ярга сикерде.
Ярсынасың юкка, ачуланып,
Без бирмәбез аны тагын да...
Син җиңелдең, диңгез, көчсезләнеп,
Чын дуслыкның көче алдында!
 

Әхмәт ИСХАК


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар