Шигырьләр (Нәҗип Думави тууына 140 ел)
Мал кирәкми, дан кирәкми, –Җан кирәк, җаннан* кирәк;Шан кирәкми, сан кирәкми, –Яр кирәк, висаль* кирәк!Кол кирәкми, тол кирәкми,Кыз кирәкми, – наз кирәк;Тән кирәкми, кан кирәкми,Сүз кирәкми, – саз кир...
Мал кирәкми, дан кирәкми, –
Җан кирәк, җаннан* кирәк;
Шан кирәкми, сан кирәкми, –
Яр кирәк, висаль* кирәк!
Кол кирәкми, тол кирәкми,
Кыз кирәкми, – наз кирәк;
Тән кирәкми, кан кирәкми,
Сүз кирәкми, – саз кирәк!
Эзләдем дә эзләдем, бик
Күп заманнар эзләдем;
Тапмасам да эзләдем,
Һичбер өметне өзмәдем!..
Әй хури, кайда мәканең,
Илһам ит, кайдан табыйм?
Ачмасаң гарзең нәкабең*,
Мин сине кайдан таныйм?!
*Җаннан – җан азыгы.
* Висаль – чын мәхәббәт.
* Гарзең нәкабең – киң пәрдәңне, тәрәзәңне.
Нәҗип ДУМАВИ
Комментарийлар