Шагыйрь
Ул, менмәкче булып биеклеккә,Яңгыр җебенә дә асылына, —Ул ашыга,Ул җитмәкче булаБу дөньяның нигез асылына. Ә тирәлек гадәттәге сыман,Сулар һава җитми,Шундый бөркү...Тәрәзәне киереп ачкан сыман,Ул...
Ул, менмәкче булып биеклеккә,
Яңгыр җебенә дә асылына, —
Ул ашыга,
Ул җитмәкче була
Бу дөньяның нигез асылына.
Ә тирәлек гадәттәге сыман,
Сулар һава җитми,
Шундый бөркү...
Тәрәзәне киереп ачкан сыман,
Ул күкрәген каерып
Ача беркөн.
Әрнүләре-газаплары белән
Кешелеккә үзенең җанын ача,
Әнә шулай атлап китә җирдән,
Горур атлап бара, ахыргача.
Шифа булып ява күкрәгенә
Ак карлары җирнең, яңгырлары...
Ул дөньяның асылын ачмак була,
Ә асылы аның — кеше җаны —
Аның җаны!
Яңгыр җебенә дә асылына, —
Ул ашыга,
Ул җитмәкче була
Бу дөньяның нигез асылына.
Ә тирәлек гадәттәге сыман,
Сулар һава җитми,
Шундый бөркү...
Тәрәзәне киереп ачкан сыман,
Ул күкрәген каерып
Ача беркөн.
Әрнүләре-газаплары белән
Кешелеккә үзенең җанын ача,
Әнә шулай атлап китә җирдән,
Горур атлап бара, ахыргача.
Шифа булып ява күкрәгенә
Ак карлары җирнең, яңгырлары...
Ул дөньяның асылын ачмак була,
Ә асылы аның — кеше җаны —
Аның җаны!
Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ
Фото: https://ru.freepik.com
Комментарийлар