Логотип «Мәйдан» журналы

Сез дә…

Сез дә минем әни сыманКүмәчләр саласыздыр,Атна кичләр җитү беләнМунчалар ягасыздыр…Сезнең коймак та уңадыр,Тел йотарлык буладыр.Өмет булып, йөзегезгәТаң балкышы кунадыр…Гел юлларга карыйсыздыр,Көннәрн...

Сез дә минем әни сыман
Күмәчләр саласыздыр,
Атна кичләр җитү белән
Мунчалар ягасыздыр…
Сезнең коймак та уңадыр,
Тел йотарлык буладыр.
Өмет булып, йөзегезгә
Таң балкышы кунадыр…
Гел юлларга карыйсыздыр,
Көннәрне саныйсыздыр.
Балагызны адымыннан,
Ерактан таныйсыздыр…
Кочаклап алырдай булып,
Каршына чыгасыздыр.
Хат-хәбәре килми торса,
Утларга чумасыздыр…
Минем сезне күргәнем юк,
Әмма мин шуны беләм:
Сез, мөгаен, бик охшаштыр
Минем әнием белән.
Аның кебек ягымлыдыр,
Мәрхәмәтле, көләчтер,
Сездә шул ук сабыр күңел,
Сизгер, олы йөрәктер…
Мин беләм: башкача булмый,
Әниләр – изге кеше!
Хатын-кызны Кояш итә
Бала – йөрәк җимеше!
 

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА


Фото: https://pixabay.com





Комментарийлар