Логотип «Мәйдан» журналы

Серләр эзлим…

Көн яктысы – йөзләреңнән,Кояш нуры – күзләреңнән…Серләр эзлим, серләр табамСинең йөргән эзләреңнән. Кая барсам, кайда йөрсәм,Хыялымда синең сурәт.Мине сиңа тоташтырганНи могҗиза, нинди сер?.. Әйт...

Көн яктысы – йөзләреңнән,
Кояш нуры – күзләреңнән…
Серләр эзлим, серләр табам
Синең йөргән эзләреңнән.
 
Кая барсам, кайда йөрсәм,
Хыялымда синең сурәт.
Мине сиңа тоташтырган
Ни могҗиза, нинди сер?.. Әйт…
 
Рухия АХУНҖАНОВА

Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар