Логотип «Мәйдан» журналы

Сергей Есенин шигырьләре (С.Рәхмәтулла тәрҗемәсендә)

Зәңгәр тәрәзә капкачлы карсак өй,Мин онытмам сине һичкайчан –Барсы, барсы кичә булгандай бит,Яшем дә яшь түгел, ичмасам.Бүгенгәчә төшләремә керәБасуыбыз, болын, урманнар.Алар мәңге ярлы төньяк күген,К...

Зәңгәр тәрәзә капкачлы карсак өй,
Мин онытмам сине һичкайчан –
Барсы, барсы кичә булгандай бит,
Яшем дә яшь түгел, ичмасам.
есенин
Бүгенгәчә төшләремә керә
Басуыбыз, болын, урманнар.
Алар мәңге ярлы төньяк күген,
Күк ситсыдай, ябынып торганнар.
Югаласы килми монда, бу як –
Төпкелләрдән төпкел бер җирдер.
Тик барыбыер туган халкым моңы,
Назы минем җанда йөридер.
Мин яраттым бу як торналарын,
«Тор-р-рыйк»лары һаман колакта.
Алар да бит туя ашар икмәк
Күралмады мәңге бу якта.
Ә күргәннәреме? – кәкре каен,
Бөкре тирәк – җаннар җиләрлек.
Ишеткәннәреме? – Юлбасарлар
Сызгыруы – егылып үләрлек.
Үзем сине яратмаска тырышам,
Китсәм һәрчак сиңа ашкынам.
Арзан ситсы ябынсаң да, барыбер
Сөйкемле син, туган яккынам.
Шуңа барсы кичә генә сыман,
Яшем дә яшь түгел, ичмасам...
Зәңгәр тәрәзә капкачлы карсак өй,
Мин онытмам сине һичкайчан.
 
* * *
Туганда ук аерым тамга белән
Тамгалана һәр җан иясе.
Шагыйрь булмый калган булсам, миңа
Бур язмышы булган тиясе.
Чандыр идем, карсак – тик бәйләнгән
Малайларны төйдем гелән мин.
Шуңа бик еш кайта идем өйгә
Җимерелгән борын белән мин.
Кан төкергәч, газиз әнкәемнең
Коты очып, һушы китә гел:
«Зарар юк! Тик... ташка абындым мин,
Иртәгәсе көнгә бетә ул!»
Үткәннәрнең дуамаллыклары
Калмаганнар үткән елларга.
Курку белмәс тупас көчем хәзер
Тоташ күчте поэмаларга.
Алтын сүзләр тавы, һәр сүзендә
Һәр хәрефе куйган коелып.
Һәр юлында сугыш чукмарының
Алымнары тора тоелып.
Мин һаман да көчле, кыю, ләкин
Тукмалган – баш түгел, җан хәзер.
Ул чак авыз кара канга тулса,
Җаным тулы кара кан хәзер.
Әнкәй түгел – адәм актыклары,
Ихахайлап сүзем көтәчәк:
«Зарар юк! Мин ташка абындым... Ул –
Иртәгәсе көнгә бетәчәк!»
 
* * *
Буран – җилләр карлар сылый биткә,
Ай ябынган болыт-япмасын.
Мин тагын да кайттым, каерып ачам
Авылымның басу капкасын.
Мин дә – йортсыз, күп кирәкме миңа?
Ни күрелгән – җырлыйм шул хакта.
Мин тагын да туган йортта; әнкәй
Аш пешерә һаман... учакта.
Керфекләрендә – яшь, карашларын
Алмый миннән – сукбай улыннан.
Чынаягын кулына алам дисә,
Чынаягы төшә кулыннан.
И кадерлем, сөеклем, газизем,
Хәсрәт белән ник дус буласың?
Тыңла – сөйлим үзем хакында мин,
Тышта – әйдә! – буран дуласын.
Күп йөрдем, күп чәчбиләрне күрдем,
Якын дуслар иттем күп этне.
Аздым-туздым, эчтем, дөнья гиздем,
Тик тапмадым синең кебекне.
Мич башында җылынып ятам тагын,
Хәсрәтләрдән бераз бушанып.
Балачактагыдай, алда барсы
Әйбәт булырына ышанып.
Ә урамда – буран... Мич башында
Буран да юк сыман тоела:
Бакчабызда ап-ак юкәләрдән
Гүя ап-ак чәчәк коела.

Комментарийлар