Сак-сок
Күңелендәге җәүһәрләрен тезде,Таңга ялгап айсыз кичләрен.Халкына дип, янып-көеп яздыЙөрәгенең иң саф хисләрен. …Сыктап елый сыман ил-анакай,Ишетәлми бит сабые сагышын.Бишегендә «телсез» калган җа...
Күңелендәге җәүһәрләрен тезде,
Таңга ялгап айсыз кичләрен.
Халкына дип, янып-көеп язды
Йөрәгенең иң саф хисләрен.
…Сыктап елый сыман ил-анакай,
Ишетәлми бит сабые сагышын.
Бишегендә «телсез» калган җаннар
Сизенә бугай Сак-Сок язмышын.
Ике арада таудай телсез мирас,
Туармы икән кайчан таңнары?
Сак-Сок булып яннарында сыкрый,
Әрнеп язганнарның моңнары.
Атом белән өтәсе юк җирен,
Яулыйм дисәң – яздыр теленнән!
Телен, денен җуйган рухи коллар
Бизеп туа туган иленнән…
Таңга ялгап айсыз кичләрен.
Халкына дип, янып-көеп язды
Йөрәгенең иң саф хисләрен.
…Сыктап елый сыман ил-анакай,
Ишетәлми бит сабые сагышын.
Бишегендә «телсез» калган җаннар
Сизенә бугай Сак-Сок язмышын.
Ике арада таудай телсез мирас,
Туармы икән кайчан таңнары?
Сак-Сок булып яннарында сыкрый,
Әрнеп язганнарның моңнары.
Атом белән өтәсе юк җирен,
Яулыйм дисәң – яздыр теленнән!
Телен, денен җуйган рухи коллар
Бизеп туа туган иленнән…
Шамил ШӘЙДУЛЛИН
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар