Сагынырсың әле…
Фирая Зыятдинова шигыре.
Яшел җирне ал гөлләргә төреп
Язлар килер ярсып Һәм дулап…
Шул чакларда
Сагынырсың әле,
Сагынырсың әле, мин булмам.
Ә җәйләрен гөлләр керфегендә
Энҗе яшьләр булып чык уйнар.
Шул чакларда
Сагынырсың әле,
Сагынырсың әле, мин булмам.
Кызарыплар кояш чыккан чакта
Күтәрелер күктә ак томан…
Шул чакларда
Сагынырсың әле,
Сагынырсың әле, мин булмам.
Көзләр арты кышлар да көттермәс,
Бөтерелеп уйнар ак буран…
Шул чакларда
Сагынырсың әле,
Сагынырсың әле, мин булмам.
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от freepik
Комментарийлар