Логотип «Мәйдан» журналы

Сагыну

Көзләрдән җылылык эзләмим,Учакта йөрәгем яна ла!Саргайган яфракны күрсәм дә,Хәтердә үткәннәр яңара... Көз инде... Түз инде, йөрәгем...Җөйләрең бихисап – мин беләм.Сагыштан җөйләрем ачыла...Авырту...

Көзләрдән җылылык эзләмим,
Учакта йөрәгем яна ла!
Саргайган яфракны күрсәм дә,
Хәтердә үткәннәр яңара...
 
Көз инде... Түз инде, йөрәгем...
Җөйләрең бихисап – мин беләм.
Сагыштан җөйләрем ачыла...
Авырту аркылы мин көләм.
 
Синсезлек тишкәли җанымны –
Җилләргә челтәрдәй эләрлек.
Көлүем яңгырый урамда,
Җанымда минус йөз (үләрлек!).
 
Синсезлек – игезем шикелле,
Бер каннан яралган, диярсең.
Син бүген, көзгегә сокланып,
Яраткан күлмәгең киярсең.
 
Тик аны мин күрмәм, мин белмәм!
Параллель сукмактан йөрибез.
Тик сизәм: икебез сагыштан
Тәмәке шикелле көйрибез.
 
Синсезлек тишкәли җанымны.
Сагынам сокланган чагыңны...
Хыялда сурәтең ясыймын –
Күзләрем сөюдән чагылды...
Йөрәгем сине бик сагынды...
 

Дания НӘГЫЙМ

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от vecstock

 

«Мәйдан» № 5, 2023 ел

 

 

 

Комментарийлар