Логотип «Мәйдан» журналы

ОЗАТЫРГА КИЛМИ КАЛМА

Фарсель Зыятдинов шигыре.

Вакыт дигән тар булса да дөньялыкта,

Соңгы юлга озатырга килми калма.

Килми калсаң, керермен дә төшләреңә,

Уянырсың мине уйлап иртә таңда.

 

Үлеләрдән шикләнәм, дип, берүк, яме,

Соңгы юлга озатырга килми калма.

Рухым минем исәннәргә зыян салмас,

Тик тереләр куркыныч ул, шуны аңла.

 

Таш атканда, дөньялыкта аш аттым мин,

Үч тотмадым беркемгә дә, шуны аңла.

Юк-бар нәрсә саклап күңелеңдә миңа,

Соңгы юлга озатырга килми калма.

 

Йөзләремә бер моңаеп карыйм дисәң,

Соңгы юлга озатырга килми калма.

Барыбыз да кунак кына бу дөньяда,

Чират җитсә, күңелеңә авыр алма,

 

Ә шулай да озатырга килми калма.

 

 

Фарсель Зыятдинов

 

Фото: ru.freepik.com

 

 

Комментарийлар