Логотип «Мәйдан» журналы

Нинди төстә икән...

Нинди төстә икәнсинең дөньяң?..Менә бүген,Менә шул минутта?Ут төсендәдер ул —Юкка гынасалмыйсыңдыр минеуттан утка...⠀Челтер чишмә төсендәме икән?..Әйе… әйе...Үтә күренмәле! –Миңа анда бар даачык кебек...

Нинди төстә икән
синең дөньяң?..
Менә бүген,
Менә шул минутта?
Ут төсендәдер ул —
Юкка гына
салмыйсыңдыр мине
уттан утка...
⠀
Челтер чишмә төсендәме икән?..
Әйе… әйе...
Үтә күренмәле! –
Миңа анда бар да
ачык кебек.
Тик ...
сөюең генә күренмәде...
⠀
Карурмандай микән
синең дөньяң?
Куе кара??!
Юк, юк!
Яшелдән ул!
Тере аның
һәрбер күзәнәге.
Тик… беразын
никтер яшергән ул.
⠀
Томан төсендәме
синең дөньяң?
Менә бүген...
Менә шул минутта?..
...Сер пәрдәсен
тыным белән ертам...
Тик… куркыта бераз.
Тик… куркыта...
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://pixabay.com/


«Мәйдан» №11, 2020 ел


 
 

Комментарийлар