Логотип «Мәйдан» журналы

«Нинди мәгънәсез шом соң бу...»

Игорь Елисеев шигыре.

Нинди мәгънәсез шом соң бу,

Кемгә ачык ишекләрем?

Хакны таныйм, тик үземә

Ышанырга кичеккәнмен.

 

Ничек шулай яшәлгән соң

Күз яшенә сабыйларның

Якты дөнья йөзе һаман

Белә торып манчылганын?!

 

Мин үзем дә әүвәлгедән

Иза чигәр корбан бары.

Көтеп яшим берәү ялгыш

Сузмасмы дип пакъ кулларын.

 

Мескенләнеп юл чатында,

Хисләр җыям, шулмы эшем?

Ишек ачык, шакымагыз!

Бүлмә буп-буш, юк бер кеше.

 

Игорь ЕЛИСЕЕВ

   (Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе)

 

Рус шагыйре Игорь Александрович Елисеев Дон буе Ростовында 1952 елның 29 декабрьендә дөньяга килә. 1976 елны Пятигорск лингвистик университетының испан һәм инглиз телләре факультетын тәмамлый.

Шигырьләре инглиз, чуваш, карачай, ингуш, болгар, непал, поляк, португал телләренә тәрҗемә ителеп, әдәби журналларда, матбугатта дөнья күргән, шигъри тәрҗемәләре уннан артык китап булып басылган. Мәскәүдә узган «Россиянең билгесез шагыйрьләре» бөтенроссия бәйгесендә лауреат була (2000). «М.Ю. Лермонтовның тууына 200 ел» медале (2015), «Россиягә тугърылык өчен» медале (2021), Н.А. Некрасов исемендәге әдәби премия белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә автор – Петровский фән һәм сәнгать академиясе академигы; Мәскәүдәге «Литературные знакомства» журналының редколлегия әгъзасы; APIA халыкара әдәбиятчылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы; Россия язучылар берлеге һәм Мәскәү язучылар берлеге әгъзасы, шулай ук «Рукопись» әдәби-нәфис альманахының баш мөхәррире.

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

«Мәйдан» № 11, 2023 ел

Комментарийлар