Логотип «Мәйдан» журналы

Ник яшерим

Уйнап кына яшәрмен дипКилгән идем дөньяга.Әллә үзем болганамын,Әллә дөнья болгана. Тау-тау дулкыннары кайчакКитереп бәрә иңнәргә.Ник яшерим, бөтенесенКөчем җитми иңләргә. Кемгә хаҗәт, бирешм...

Уйнап кына яшәрмен дип
Килгән идем дөньяга.
Әллә үзем болганамын,
Әллә дөнья болгана.
 
Тау-тау дулкыннары кайчак
Китереп бәрә иңнәргә.
Ник яшерим, бөтенесен
Көчем җитми иңләргә.
 
Кемгә хаҗәт, бирешмим дип
Үз-үземә мактавым.
Булмыймыни көтмәгәндә
Сыгылып төшкән чакларым?!
 
Ә дөньяга – аңа нәрсә,
Кычкырып көлә генә:
– Тормышта син уйнап түгел,
Көрәшеп яшә менә!
 
Җимереп яшә заманның
Иң кырыс киртәләрен.
Кичләрен болытлы булса,
Аязыр иртәләрен.
 
Күңел күгең зәңгәрләнер,
Кояшың чыгар балкып.
...Нинди тылсымлы сүзләр бу,
Торгыза мине тартып.
 
Кабат аягүрә басам,
Офыкка теким күзем.
Туган җирем, бу бит синең
Үз итеп әйткән сүзең.
 
Бу дөньяда сыкранмыйча
Яшәүләргә җитәме?!
...Ишелгән яр өстендә дә
Кошлар сайрый бит әле.
 

Рәшит ГӘРӘЙ


Фото: https://pixabay.com/



«Мәйдан» №4, 2021 ел.

 

Комментарийлар