Логотип «Мәйдан» журналы

Ник?..

Иртән тордың, моңланып,Кичен яттың шомланып—Замана тавышыннанСагаеп та тыңланып.Ишегеңдә ничә бик,Күңелендә ннгә шнк.Нигә нмнн түгел жан—Син туган җиреңдә бит?Әйләнеш тә тулганыш,Әрле-бирле болганыш,Д...

Иртән тордың, моңланып,

Кичен яттың шомланып—

Замана тавышыннан

Сагаеп та тыңланып.


Ишегеңдә ничә бик,

Күңелендә ннгә шнк.

Нигә нмнн түгел жан—

Син туган җиреңдә бит?


Әйләнеш тә тулганыш,

Әрле-бирле болганыш,

Дүңгәләктәй тамырсыз,

Ник тотрыксыз булган эш?


Безнең гасыр тырышкан,

Вәхшәт белән тулышкан.

Ни китерер яңасы —

Ни көтәргә тормыштан?


Яшеннәр яшьнәр кебек,

Шаулап боз төшәр кебек.

Хәвефләнәсең, алда

Бер дәвер яшәр кебек...


Шәүкәт ГАЛИЕВ


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от fxquadro

Комментарийлар