Логотип «Мәйдан» журналы

«Нарасый вакыты яшьлекнең...»

Нарасый вакыты яшьлекнең,Мәңгелек вакыты дуслыкның —Без икәү бер кызны яраттык,Ялкынын тоябыз бер утның.Ә аңа кайсыбыз ут безнең,Кайсыбыз кадерле — белмибез...Ирләрчә сөйләштек үзара,Юл бирде беребез....

Нарасый вакыты яшьлекнең,
Мәңгелек вакыты дуслыкның —
Без икәү бер кызны яраттык,
Ялкынын тоябыз бер утның.
Ә аңа кайсыбыз ут безнең,
Кайсыбыз кадерле — белмибез...
Ирләрчә сөйләштек үзара,
Юл бирде беребез.
Шундый зур көч тапкан бөек җан
Таптымы икән соң юаныч?
...Беребез юл бирде...
Һәм китте...
Мин түгел идем ул —
Кызганыч.
 

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ


Фото:https://ru.freepik.com/


 

Комментарийлар