Логотип «Мәйдан» журналы

Мөстәкыйль һәм үзебезгә үзебез

Кадыйр Сибгатуллин шигыре.

Мөстәкыйль һәм үзебезгә үзебез

хуҗа кебек булып йөрибез.

Кемнәргәдер нидер аңлатабыз,

акыл сата-сата йөдибез.

 

Әллә нәрсә генә йөртә безне.

Алып китәр микән кайларга?

Юк!

Кешегә ирек бирелмәгән,

хокукы юк аның сайларга.

 

Аңлыймы соң кеше үзен-үзе?

Үзен-үзе кеше күрәме?

Мең бәлагә,

мең хәсрәткә тарып,

үзен-үзе белми үләме?

 

Мин: беләм, дим.

Аңлыйм, дигән булам.

Гомер буе шулай алдашам...

Инде күптән даһи булыр идем,

мин үземне-үзем аңласам.

 

Кадыйр СИБГАТУЛЛИН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock на Freepik

Комментарийлар