Логотип «Мәйдан» журналы

Моңлы булып

Безнең халык, урманнарга кереп,Эзләп йөрми моңны кошлардан.Тирәнлеген алмый ИделсуданҺәм аклыгын алмый кышлардан.Безнең халык, урманнарга кереп,Эзләп йөрми моңны кошлардан.Тирәнлеген алмый ИделсуданҺә...

Безнең халык, урманнарга кереп,
Эзләп йөрми моңны кошлардан.
Тирәнлеген алмый Иделсудан
Һәм аклыгын алмый кышлардан.



Безнең халык, урманнарга кереп,
Эзләп йөрми моңны кошлардан.
Тирәнлеген алмый Иделсудан
Һәм аклыгын алмый кышлардан.
Безнекеләр моңны үзе илтә
Урмандагы җырчы кошларга.
Тирәнлеген өсти Иделсуга
Һәм аклыгын бирә кышларга.
Үзе шулай, туган моңлы булып:
Илаһи моң аның җанында.
Шигырендә,
дине,
авылында,
Канында һәм аның җырында.
Безнең моң ул!
Шундый үзәк өзгеч,
Шундый тирән, саф һәм шундый ак.
Бигрәк матур халкым моңы белән…
Моңнан торабыз без – шундый як.
Безнең моңны…
Узсын еллар, гасыр,
Таш басалмый, туфрак күмәлми.
Иман йөрәгеннән ярып чыккан
Моң мәңгелек, бетми, үләлми.
Гомер буе моңга тотынып яшәп,
Халкым моңны үзе яшәтә.
Капка төпләрендә, сәхнәләрдә
Һәрбер йөрәк аны яшәртә.
Моңы белән ачы давылларга
Каршы торган халкым, торачак.
Бездән соң да җиргә һәрбер сабый
Илаһи моң белән туачак.
Моң турында язып куйдым менә.
Күңел мөлдерәмә моң белән.
Моң-яшәүгә үземнән дә бераз
Моң өстимче дигән уй белән.
Күңел мөлдерәмә моң белән.


Зәйфә САЛИХОВА


Фото: https://pixabay.com



Комментарийлар