Логотип «Мәйдан» журналы

Моңлы бала

Лена Шагыйрьҗан шигыре.

Моңлы бала түгел идем,

Миңа ниләр булды икән?..

Татар халык җыры

 

...Ниләр булсын?..

Моңнар йоккан миңа,

Моң кагылган минем җаныма.

Моңсыз йөрәкләргә моң салырмын,

Якынрак килсә яныма...

Ниләр булсын...

Миннән элек әнә

Моңлы сазын шагыйрь уйнаган.

Мин туганчы ук килеп, бер моңлы җан

Моңын түгеп киткән дөньяга...

Җуелмыйча, шул җаннарның моңы

Сеңеп калган безнең каннарга.

Күңелләргә безнең дәрт өстәгән

Моң чишмәсе булып кайнарга.

Моңлы булу – мескен булу түгел,

Моң ул саклап кала иманны.

Моң ул йолып кала мәхәббәтне,

Моң ул һәрчак була гуманлы.

Җирдә кеше яшәп китә икән,

Агылып калсын моңы йөрәктән.

Моңлы бала гына көчле була,

Батыр була ала кирәктә...

 

 

Лена ШАГЫЙРЬҖАН

 

Комментарийлар