«Минем гомер әле башланмаган...»
Разил Вәлиев шигыре.
Минем гомер әле башланмаган,
Мин дөньяга әле килмәгән…
Күкрәгемдә – әнкәм биргән йөрәк,
Иңнәремдә – әткәм күлмәге.
Шатлыгым да үземнеке түгел,
Үземнеке түгел кайгым да.
…Абыемның гомере кыска булган –
Бар хисләрен миңа калдырган.
Мин үткәннәр белән яшим әле…
Эзлим җирдә бабам бәхетен.
Ул менмәгән тауга мендем инде,
Ул үтмәгән озын юл үттем.
Үткәннәргә таба йөзне борып,
Күп таптармын әле бу җирне.
…Үземнекен түгел,
Язам әле
Шагыйрь язмый калган шигырьне.
Разил ВӘЛИЕВ
Фото: «Мәйдан» журналы №2005/6
Комментарийлар