Логотип «Мәйдан» журналы

«Мин зур үскәч...» - дибез бала чакта

«Мин зур үскәч...» - дибез бала чакта.Үзе генә шушы сүз безгәӘллә ниләр инде вәгъдә итә,Әллә ниләр килер көнебездә.«Мин зур үскәч», - дибез, шушы сүзгәХыялларны теркәп сөйлибез.Сәгать, көнне, айны, ел...

«Мин зур үскәч...» - дибез бала чакта.
Үзе генә шушы сүз безгә
Әллә ниләр инде вәгъдә итә,
Әллә ниләр килер көнебездә.
«Мин зур үскәч», - дибез, шушы сүзгә
Хыялларны теркәп сөйлибез.
Сәгать, көнне, айны, елны куып,
Зур үсүне көтеп йөрибез.
Ә зур үскәч, тик бер кайтыр өчен
Гамьсез үткән якты көннәргә,
Бу зурлыкның барын бирер идек,
Бирер идек әллә ниләр дә.
 

Клара БУЛАТОВА


Фото: vk.com

Комментарийлар