Логотип «Мәйдан» журналы

«Мин яңадан туам дөньяга...»

Яңа исемнәрИлсур Флүс улы Тимеров 1975 елның 16 октябрендә Актаныш районы Актаныш авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология фа...

Яңа исемнәр
26_илсур
Илсур Флүс улы Тимеров 1975 елның 16 октябрендә Актаныш районы Актаныш авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетында белем ала. Хезмәт юлын «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Дөнья» студиясендә радио редакторы буларак башлый. «Юлдаш» газетасында хатлар бүлеге мөдире, реклама һәм коммерция эшләре буенча баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. Соңрак Актаныш районы мәгълүмат-мөхәррият үзәге директоры, «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире булып эшли. .
 

Җәйге яңгыр


Басу буйлап атлыйм. Күктә кояш,
Нурларыннан күзләр чагыла.
Акрын гына, дулкын-дулкын булып,
Диңгез кебек иген агыла.
Җил йөгереп үтте кинәт кенә,
Калын болыт күкне каплады.
Яңгыр исе бөркеп тирә-юньгә,
Күкрәп үскән иген шаулады.
Яшен яшьнәп яуды җәйге яңгыр,
Бар табигать суга чыланды.
Алтын башак, сынын турайтты да,
Рәхәтләнеп иркен сулады.
…Басу буйлап атлыйм. Күктә кояш,
Нурларыннан күзләр чагыла.
Бар матурлык гүя кырга күчкән,
Арыш буй җиткергән чагында.
 

Җияшем


Яз җиткәндә гөлбакчамда
Чәчәк ата миләшем.
Сагынып кайттым ераклардан,
Туган авылым Җияшем.
Читтән бәхет табармын дип,
Чыгып киттем бик яшьли.
Ләкин минем чын бәхетем
Синдә икән, Җияшем.
Җияшемне мактап сайрый
Былбыллар талга кунып.
Тальян гармун моңнарыннан
Күңелем китә тулып.
Чыныгып үсә ул-кызларың,
Шәбездә су коенып.
Синең исем йөрәгемдә
Калгандыр шул уелып.
Тапкыр сүзгә, җыр-моңнарга
Халкың гашыйк, Җияшем.
Моңсыз үсми игенең дә,
Җырсыз – әче миләшең...
Пар аккошлар кайта иде
Шәбезенә Җияшнең.
Шул аккошларны сагынып,
Мин чит җирләрдә яшим.
Һәрвактытта истә тотам
Газиз әнкәй киңәшен.
«Иң кадерлесе җирдә ул –
Туган авыл», – дип яшим.
Бәхетле булганнар бармы,
Туган нигездән китеп?
Саклыйм туган авылымны
Мәңгелек ядкарь итеп.
 

Мин яңадан туам дөньяга


Язлар килә соңлап,
карлы томан булып,
Чишмәләр юл ала дәрьяга.
Көмеш чишмәләрдән,
яздан дәрман алып,
Мин яңадан туам дөньяга.
Кар өстенә үрелеп,
хәяткә җан өреп,
Умырзая чыга – өр-яңа.
Тәүге язгы чәчәк – умырзая кебек,
Мин яңадан туам дөньяга.
Бөреләнеп язда
яфрак яра каен,
Ага вакыт... Күңел моңлана...
Ак каенның яшь яфрагы сыман,
Мин яңадан туам дөньяга.
Яз җитүен теләп, җылы җилләр исә,
Сөю алып килә яшь җанга.
Гашыйкларның тәүге
сөю нуры булып,
Мин яңадан туам дөньяга.
 

Сине сөям


Чәчәк булып юлда үстем,
Чәчәгемне өзмәдең.
Кызлар аланында, ялгыз,
Сөйгәнеңне эзләдең.
Төшләреңә керәм синең,
Мәхәббәт таҗы булып.
Сине сөям – йөрәктә ут,
Күңелдә хис давылы.
Мамык шәлгә әверелдем,
Шәлемә төренмәдең.
Төнен йолдыз булып бактым,
Син җирдә күренмәдең.
Төшләреңә керәм синең,
Мәхәббәт нуры булып.
Сине сөям – йөрәктә ут,
Күңелдә хис давылы.
Җил булып истем яныңнан,
Син җилгә тотынмадың.
Җик Мәргән атында чабып,
Мин сине тоталмадым.
Төшләреңә керәм синең,
Мәхәббәт кошы булып.
Сине сөям – йөрәктә ут,
Күңелдә хис давылы.
 

Кыз сурәте


Җәй – тәхеттә. Бар табигать –
Җир киенгән яшелдән.
Әйтерсең, җәй бу сурәткә
Бөтен серен яшергән.
Томан кебек кенә, артта
Ап-ак шәһәр күренә.
Тауда үскән агачлардан
Яшеллеккә төренә.
Алгы фонда көлеп кенә
Ялгыз кыз тора карап.
Иңсәсенә төшкән чәчен
Җәйге җил исә тарап.
Кулында – чәчәк бәйләме,
Саф елмаю – йөзендә.
Ягымлы хисләр уята
Бу җан – күңел күгемдә.
Ап-ак төстәге күлмәге –
Сафлык, пакьлек билгесе.
Янар хисле йөрәк белән
Ялгыз яшәү күңелсез!
Сокланамын рәсемдәге
Көләч сылу йөзенә.
Чәчәк тоткан бу чибәр кыз
Илһам бирә күңлемә.
 

Сөю утравында


Чакырмадың, үзем килдем
Җәйнең айлы төнендә.
Хис көймәсендә чайкалып
Йөздек Аккош күлендә.
Күңлем синең янга оча –
Гашыйклар утравына.
Мин ышанам йөрәгеңдә
Мәхәббәт барлыгына.
Ялынмадың, үзем килдем
Карлы салкын буранда.
Икәү кочаклашып йөрдек
Утлар сүнгән урамда.
Үтенмәдең, үзем калдым
Сөйгәннәр утравында.
Үзем яндым син кабызган
Мәхәббәт утларында.
 

Нарат


Моңланып йөргән чагымда
Очраттым ялгыз нарат.
Ылысларыннан сыйпадым,
Зәп-зәңгәр күккә карап.
Син дә ялгыз, мин дә парсыз,
Яныңа килдем, нарат.
Син мәңгелек мәхәббәтнең
Серләрен миңа аңлат.
Гашыйк парлар узса юлдан,
Моңаеп калма, нарат.
Егеткә дә, сылуга да
Саф сөю серен аңлат.
Гыйшык тотам бер сылуга,
Яратам чын күңелдән.
Синең серләрең аркылы
Тиңем булды бүгеннән.
..........
Сөйгән ярым белән бергә
Яныңа килдек, нарат.
Утта янган гашыйкларга
Киңәшең кирәк кабат.
 

Әбиләр чуагы


Җир-су өстен
яфрак белән каплап,
Алтын төскә төреп барын да,
Көзләр килде,
ямьләп табигатьне,
Нурлар сибеп җиргә тагын да.
Көз килсә дә,
җирдән җәй китмәде,
Төсмерләре калды чуалып.
Табигатьтә –
әбиләр чуагы,
Пәрәвезләр оча уралып.
 

Эзлим сөйгән ярымны


Таңнарга карап моңаям,
Сагынам сөйгәнемне.
Сизә микән күңеле белән
Ул янып көйгәнемне.
Сандугачларның тавышы
Күңелгә бик ягымлы.
Урман, болын, тугайлардан
Эзлим сөйгән ярымны.
Йолдызлар юл күрсәткәндә,
Юлдашым бар янымда.
Айның нурлары чагыла,
Уйный чишмә ярында.
Чишмәләрнең тавышлары
Күңелгә бик ягымлы.
Күк йөзеннән, яр буеннан
Эзлим сөйгән ярымны.
Табигать белән серләшәм
Сагышлы хисләремне.
Ялгызым гына үткәрәм
Җыр-моңсыз кичләремне.
Тальян гармунның тавышы
Күңелгә бик ягымлы.
Урамнарны иңләп, буйлап,
Эзлим сөйгән ярымны.
Сөйгән ярсыз – мин бәхетсез,
Һәркемнең бар үз тиңе.
Тормыш дәрьясын кичкәндә,
Эх, табып булса сине.
Төнбоеклар серләшүе
Күңелгә бик ягымлы.
Гашыйклар көймәсендә мин,
Эзлим сөйгән ярымны.
 

Кар кызы


Зәңгәрсу күлмәген киеп,
Килә бер авыл кызы.
Кар бөртегедәй ялтырый
Калфагында йолдызы.
Карама син күзләремә,
Әй, Кар кызы, Кар кызы.
Ут салдың бит йөрәгемә,
Яндырмачы ялгызым.
Салкын буран сыйпап үтә
Синең алсу йөзеңне.
Очрашуга чакырдым мин
Бер күрергә үзеңне.
Мәхәббәт сагышы миндә,
Синдә – мәхәббәт җыры.
Зәңгәр күзле Кар кызына
Гашыйк булдым мин, ахры.
Карама син күзләремә,
Әй, Кар кызы, Кар кызы.
Күңел хисен аңла, иркәм,
Калдырмачы ялгызым.

Комментарийлар