Мин гашыйкмын...
Фирая Зыятдинова шигыре.
Кояш җылы нурын суза җиргә –
Күз алдымда бөре уяна.
Сабый бала төсле гаҗәпләнеп,
Исем китеп карыйм дөньяга.
Тәрәзәмә бер кош килеп кунган,
Әй талпына инде, куана!..
Мин гашыйкмын шушы нәни кошка,
Мин гашыйкмын шушы дөньяга.
Юлга чыксам, юлым озын, чиксез,
Юлдашларым әйбәт – юлларда.
Мин гашыйкмын яхшы кешеләргә,
Мин гашыйкмын якты дөньяга.
Нинди гүзәл җирем – яшел бишегем,
Һич сокланып туймыйм мин аңа.
Сабый бала төсле гаҗәпләнеп,
Исем китеп карыйм дөньяга...
Мин, кешеләр, сезгә үпкәләмим...
Туңган-өшегәндә, җылы эзләп,
Мин атылдым сезнең кочакка.
Ут булдыгыз, рәхмәт, җылыттыгыз,
Боз да булдыгыз шул кайчакта.
Җиргә килгәч, үз урынын эзли:
Юк, яшисе килми кимсенеп:
Үз сукмагын эзли горур Кеше,
Хакыйкатьне эзли җилкенеп.
Юлга бергә чыккан идек тә бит,
Аерылып кемдер атлады.
«Минеке дөрес!» – диеп күкрәк сукты –
Һәркем үзенекен яклады.
Барыбыз да җирдән чыккан затлар,
Әкрен-әкрен җиргә кайтырбыз.
Шул мәңгелек йортка китәр икән
Тыныч күңел белән кайсыбыз?
Мин, кешеләр, сезгә үпкәләмим:
Адашканнар җирдә азмы соң?
Дөреслекне эзләп, еллар аша
Ал таңнарга китеп барышым...
Фирая ЗЫЯТДИНОВА
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар