Логотип «Мәйдан» журналы

«Мин чәчәкләр җыям ил туена...»

 Матурлык эзлимЮк, кирәкми миңа мәрмәр сарай,Төкермим дә алтын-көмешкә;Миңа ипи белән катык ярый,Миңа рәхәт шушы килеш тә.Миңа кирәк шәфәкъ алсулыгы,Кояш чыгыш, кояш баешы;Миңа кирәк гөлнең иң сы...

 

Матурлык эзлим


Юк, кирәкми миңа мәрмәр сарай,
Төкермим дә алтын-көмешкә;
Миңа ипи белән катык ярый,
Миңа рәхәт шушы килеш тә.
Миңа кирәк шәфәкъ алсулыгы,
Кояш чыгыш, кояш баешы;
Миңа кирәк гөлнең иң сылуы,
Тыныч күлнең уйчан камышы.
Миңа кирәк тирән диңгез сере,
Күк читендә болыт аклыгы;
Миңа кирәк дусның эчкерсезе,
Уйнап йөргән бала шатлыгы.
Тирә-якны күзләп, атлап йөрим,
Таптап йөрим елга буйларын;
Йөрәгемә салып ятлап йөрим
Кешеләрнең якты уйларын.
Болыннарга чыгам, тау буена,
Уҗым басуларын күрергә.
Мин чәчәкләр җыям ил туена,
Мин матурлык эзлим гомергә.
 

Туган авыл белән саубуллашу


Сау бул инде, михнәт чиккән дөнья,
Суык җилле, юеш, караңгы көз,
Бәке тишеп кер чайкаган елга,
Күченәбез.
Бала чактан таныш якын-тирә,
Газиз булып, күңелләргә иңде,
Ялантәпи баскан яшел чирәм,
Сау бул инде.
Сау бул инде, ялсыз, сәгатьсез эш,
Җитез килен булып баскан тупса,
Зәңгәр генә, җырлы, йолдызлы кич,
Кара мунча.
Кеше булып тәпи баскан төшкә
Язлар килде, сандугачлар килде.
Ата-баба сулар эчкән чишмә,
Сау бул инде.
Сау бул инде, шыгырдавык капка,
Шыгырдама җилләр искән чакта!
Тәрәзәгә кадакланган такта
Туган якта.
Хәерле юл теләп фатиха бир,
Биттән сыйпа, туган яклар җиле!
Машиналар изгән кадерсез җир,
Сау бул инде.
Сау булыгыз, зират каеннары,
Әби-бабай сеңгән изге туфрак,
Йокымсырап яткан кайгылары,
Җирдә сыкрап.
Газап чигә-чигә түгелгән тир
Бу җирләргә яңгыр булып килде,
Бушка эшләп җилкә чиләнгән җир,
Сау бул инде!
 

Сүз


Сүз әйтергә тәвәккәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә;
Сүз киптерә, төп башына терәп,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә.
Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек,
Сүз сафларны ипли корычтай;
Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,
Сүз дошманны кисә кылычтай.
 

Син булганга


Нәфисәгә
Гомер бизәкләре мул хыялда,
Тирән уйлар йөзә күк томанда.
Бу басулар, бу болыннар ямьле,
Бу дөньялар ямьле син булганга.
Шушы җирдә туып үскән чәчәк,
Көмеш таңнар сиңа нур сибәчәк.
Бу дөньялар матур син булганга,
Өмет тулы бүген һәм киләчәк.
 
 
Гамил Афзалның башка шигырьләрен журналның май (№5, 2017) саныннан укый аласыз.
 

Комментарийлар