Логотип «Мәйдан» журналы

«Мин - Ай кызы...»

Мин - Ай кызы...Айлы төннәремдәСуга барам. Иңдә - көянтә.Ай, елмаеп, күзен кыса миңа,Йолдызлардан җырлар көйләтә...Һәм юл сыза.Ә мин шул сукмактанҖиргә төшәм.Таңга кадәр монда калырга.Айда су юк,Урман...

Мин - Ай кызы...
Айлы төннәремдә
Суга барам. Иңдә - көянтә.
Ай, елмаеп, күзен кыса миңа,
Йолдызлардан җырлар көйләтә...
Һәм юл сыза.
Ә мин шул сукмактан
Җиргә төшәм.
Таңга кадәр монда калырга.
Айда су юк,
Урман да юк,
Һава да юк анда суларга...
Тик барыбер
Айда яшим. Күптән.
Хыянәттән бирле ялгызым.
Айлы төннәремдә күрәм: син дә
Утырасың боегып ялгызың...
Мин бит сиңа тулы планетаны
"Боекмасын!" диеп калдырдым.
Син генә ул, кызлар сайлый-сайлый,
Ялгыз калып, йөрәк яндырдың...
Син дә ялгыз бүген, мин дә ялгыз.
Безнең хәлне аңлар кем генә?!.
...Мин - Ай кызы.
Айга орлык күмдем,
Һәм су сибәм шуның төбенә...
Әгәр ул гөл шытып, үсеп чыкса,
Чәчәк атса минем Аемда,
Су юлыннан сихри бер тын кичтә
Мин кайтырмын әле яныңа...
Мин кайтырмын, бәлки, яныңа...

Халисә ШИРМӘН


Фото:https://ru.freepik.com/Изображение от pikisuperstar

Комментарийлар