Логотип «Мәйдан» журналы

«Мин айдан коелам...»

Гөлназ Нуриева шигыре.

Мин айдан коелам
тып та тып,
төн кылы өзелеп
калганда.
Уянам бам-башка дөньяда:
ябалак күзендә
төн яна.

Мин айдай тоелам:
тын гына –
яктылык нурыннан
ут эзлим.
Йөгерәм, күкләргә югары,
чак атлап баруга
юк, түзмим.

Мин айда коенам,
күгемнән –
бер тоташ ай юлы
ялтырый.
Төн мине, чак кына
пышылдап,
үзендә калырга
дәгъвалый.

Мин айдан түгеләм
сыялмый,
күңелем күзеннән
нур булып.
Төн саен күгемә ут төртәм,
ай тама бу җиргә
тып та тып.


Гөлназ НУРИЕВА

Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар