Миләүшәләр
Миләүшә төсенә кергән гөл,Миләүшә төсендә бар галәм. Күзен дә сирпеми кырыйгаЯныннан үтсә дә бар гавәм. Син бәлки мәңгелек нурынаБерни дә тоймыйча күчкәсең? Шәмәхә нурланыш – мәңгелек,М...
Миләүшә төсенә кергән гөл,
Миләүшә төсендә бар галәм.
Күзен дә сирпеми кырыйга
Яныннан үтсә дә бар гавәм.
Син бәлки мәңгелек нурына
Берни дә тоймыйча күчкәсең?
Шәмәхә нурланыш – мәңгелек,
Мәңгелек хакыйкать бу рәсем.
Күк болын эчендә син генә.
Гөл генә түгел син галәмгә.
Син – күчәр, син – үзәк, син – кыйбла,
Нурларда адашкан гавәмгә.
Бер көнлек бер чәчәк булсаң да
Соклана үзеңә мең яшәү.
Аһ, нигә коела җилләргә
Шәмәхә таҗларың, миләүшә?
Миләүшә төсендә бар галәм.
Күзен дә сирпеми кырыйга
Яныннан үтсә дә бар гавәм.
Син бәлки мәңгелек нурына
Берни дә тоймыйча күчкәсең?
Шәмәхә нурланыш – мәңгелек,
Мәңгелек хакыйкать бу рәсем.
Күк болын эчендә син генә.
Гөл генә түгел син галәмгә.
Син – күчәр, син – үзәк, син – кыйбла,
Нурларда адашкан гавәмгә.
Бер көнлек бер чәчәк булсаң да
Соклана үзеңә мең яшәү.
Аһ, нигә коела җилләргә
Шәмәхә таҗларың, миләүшә?
Рифат СӘЛАХ
Фото: Николай Туганов
Комментарийлар