Логотип «Мәйдан» журналы

Мәчет мәйданы

Үткән заман төсе,карт һәм иске,түбәсендә кыйшык манара.Хәтеренә сеңгәнбу авылдабулып үткән барлык манзара.Тутык айлы башын кырын салып,түбән карый,гүя, үткәнгә.Үткәннәрдә бар язмышы,хәзеркирәк түгел Җ...

Үткән заман төсе,
карт һәм иске,
түбәсендә кыйшык манара.


Хәтеренә сеңгән
бу авылда
булып үткән барлык манзара.
Тутык айлы башын кырын салып,
түбән карый,
гүя, үткәнгә.
Үткәннәрдә бар язмышы,
хәзер
кирәк түгел Җиргә, Күкләргә...Бер карасаң – изге җир бу мәйдан,
бер карасаң – олы гөнаһлы.
Заманалар узган гауга салып,
мәчет манарасы – гуаһы.
Кичке шәфәкъ яна,
яна офык,
яна бер йорт мәчет каршында.
Ялкын белән тарткалашып яна
кызыл байрак түбә башында.
Әллә янгын,
әллә байрак балкый,
әллә шәфәкъ,
әллә ил каны...
Совет йорты яна,
ялкынына
чумып ята мәчет мәйданы.
Китерәләр сөйрәп мәйдан аша...
Уттан чыгып исән калганнар.
Икенче кат үләр өчен баса
Заһид, Салих, Нури, Солтаннар...
Кан төсендә һава...
Сөрем...
Төтен...
Кояш яңа баеган чак була.
Стенага терәп ата аклар,
михраб ягы, кыйбла як була.
Өч большевик кала чират көтеп:
Ширияздан, Касыйм, Габдулла.
Соңгы залп яңгырар мизгелендә
килеп җитә йөгереп карт мулла:
«Әфәнделәр!
Мәчет...
Кыйбла ягы...
Туктатыгыз тәңре хакына!»
Мәчетен яклап басып торган мулла
өч большевик белән атыла...
Күкрәкләрне тишкән шул ук ядрә
тишеп үткән мәчет тактасын.
Большевиклар дошман,
ә мулланы,
ә мәчетне нигә аткан соң?!
Кыйбласына аткан,
мулласына...
Шушы мәйдан яхшы белә аны.
Алласын да атар,
анасын да –
вәхшиләрнең шундый иманы!
Мәчет мәйданында – мәрмәр һәйкәл,
башын ияр һәрбер замана.
...Айлы башын кырын салып тора
уйлы,
моңлы,
иске манара...


Кадыйр СИБГАТУЛЛИН


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар