Логотип «Мәйдан» журналы

ЛӘЙСӘН

Балаларыңның баласыБалаңнан да сөйкемле.Онык кайтты сөендереп,Ләйсән яңгыр шикелле. Кечкенә генә әле ул,Нәни генә куллары.Алларында балкып ятаЯкты гомер юллары. Чибәрләрнең иң чибәре,Ни генә...

Балаларыңның баласы
Балаңнан да сөйкемле.
Онык кайтты сөендереп,
Ләйсән яңгыр шикелле.
 
Кечкенә генә әле ул,
Нәни генә куллары.
Алларында балкып ята
Якты гомер юллары.
 
Чибәрләрнең иң чибәре,
Ни генә дип әйтсәң дә.
Бөтенебезнең карашы
Оныккаем Ләйсәндә.
 
Йөгереп килә каршыга,
Кочакларга иткәндәй.
...Янә китте оныккаем,
Ләйсән яңгыр үткәндәй.
 

Камил ФАЗЛЫЙ


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар