Кырда учак
Гәрәй Рәхим шигыре.
Кыр уртасы.
Мин зур учак ягам.
Ялгыз кунам бүген бу кырда.
Шулай телим, шулай рәхәт миңа...
Сандугачмы сайрый якында?..
Әллә шунда моңлы авыл карты
Курай сызып үтеп барамы?..
Әй җәйге төн!
Нигә шул кадәрле
Яратасың икән караны?!
Ә мин менә, сине мыскыл итеп,
Учак ягып куйдым түреңә.
Учак җылысы ул – җир җылысы!
Шул җылыны тоям үземдә.
Төн куерган саен, йолдызларның
Арта гына бара яктысы.
Көрәшләрдә шулай калкып чыга
Кешеләрнең иң-иң яхшысы.
Ә мин бүген зур бер учак белән
Эретәмен төннең карасын.
Бит минем дә килә үз җиремдә
Җир йолдызы булып янасым.
Кыр уртасы.
Яна минем учак.
Ялгыз кунак бүген бу кырда.
Шулай телим, шулай рәхәт миңа...
Сандугачмы сайрый якында?..
Әллә шунда моңлы авыл карты
Курай сызып үтеп барамы?..
Әй җәйге төн, менә учак яктым
Эретергә синең караңны.
Фото: https://ru.freepik.com/
Комментарийлар