Кыр казлары киткәндә
Кыр казлары оча җылы якка,Күз күрмәгән ерак җирләргә.Тын һавада моңсу тавышларыСәлам булып җилдә тирбәлә.Саубуллашу җиңел дигән сүзнеИшетмәдем әле беркемнән.Бер кыр казы калган аерылыпҮзе очып килгән...
Кыр казлары оча җылы якка,
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тын һавада моңсу тавышлары
Сәлам булып җилдә тирбәлә.
Саубуллашу җиңел дигән сүзне
Ишетмәдем әле беркемнән.
Бер кыр казы калган аерылып
Үзе очып килгән төркемнән.
Иптәшләрен куып җитәлмәсә,
Ялгыз башы кая сыеныр?!
Аңа карап тирән уйга чумдым:
Туган җирсез яшәү кыендыр.
Рәшит ГӘРӘЙ
Фото: https://vsesvoi43.ru/klinom/
Комментарийлар