Күзләрем сусады…
«Безне тиз онытты», – димәгез,Күрешми түзәмен, – тиргәгез.Уйласаң, озакмы Җирдә без? –Яшибез, чәчәбез, игәбез…«Дым!» – дибез, күнмибез корыга,Күзләрем сусады яңгырга.Төн буе бодайлар, арышларЯлварып к...
«Безне тиз онытты», – димәгез,
Күрешми түзәмен, – тиргәгез.
Уйласаң, озакмы Җирдә без? –
Яшибез, чәчәбез, игәбез…
«Дым!» – дибез, күнмибез корыга,
Күзләрем сусады яңгырга.
Төн буе бодайлар, арышлар
Ялварып кулыма сарыла…
«Кайтмый да, күрми дә», – димәгез,
Һәрдаим бергә без, бергә без:
Бер җиргә береккән тамырлар, –
Яшибез, чәчәбез, игәбез.
Күрешми түзәмен, – тиргәгез.
Уйласаң, озакмы Җирдә без? –
Яшибез, чәчәбез, игәбез…
«Дым!» – дибез, күнмибез корыга,
Күзләрем сусады яңгырга.
Төн буе бодайлар, арышлар
Ялварып кулыма сарыла…
«Кайтмый да, күрми дә», – димәгез,
Һәрдаим бергә без, бергә без:
Бер җиргә береккән тамырлар, –
Яшибез, чәчәбез, игәбез.
Мөдәррис ВӘЛИЕВ
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар