Курай моңы борын-борын
Адәмнәрне илерткән.
Курай
Курай моңы борын-борынАдәмнәрне илерткән.Курай моңын тәү ишеткәнХаннарны да тилерткән.Курай – гасырлар авазы,Бакый дөнья бүләге.Халкымның канлы үткәне,Гашыйк йөрәк теләге...
Курай моңын тәү ишеткән
Ханнарны да тилерткән.
Курай – гасырлар авазы,
Бакый дөнья бүләге.
Халкымның канлы үткәне,
Гашыйк йөрәк теләге.
Уралтауда үскән курай
Мәңге яшь, картлык тоймас.
Курай үз асылын саклар,
Илдә урынын жуймас.
Төшермәс кулдан кураен
Салаватка тиң батыр.
Яу килгәндә, ят җирләрдә
Ятып калса, моң кайтыр.
Курай серен ачып халкым
Риваять иткән аны.
Күрә, курайга буялган
Яу батырлары каны.
Курай тамырына күчеп,
Кан теле сөйли икән.
Сәлимәләр, Зөлхиҗәләр
Сагышын көйли икән.
Күңелнең нечкә кылларын
Чиртеп уй бирә шулай,
Яшәешнең сере булып,
Күңелгә керә курай.
Ханнарны да тилерткән.
Курай – гасырлар авазы,
Бакый дөнья бүләге.
Халкымның канлы үткәне,
Гашыйк йөрәк теләге.
Уралтауда үскән курай
Мәңге яшь, картлык тоймас.
Курай үз асылын саклар,
Илдә урынын жуймас.
Төшермәс кулдан кураен
Салаватка тиң батыр.
Яу килгәндә, ят җирләрдә
Ятып калса, моң кайтыр.
Курай серен ачып халкым
Риваять иткән аны.
Күрә, курайга буялган
Яу батырлары каны.
Курай тамырына күчеп,
Кан теле сөйли икән.
Сәлимәләр, Зөлхиҗәләр
Сагышын көйли икән.
Күңелнең нечкә кылларын
Чиртеп уй бирә шулай,
Яшәешнең сере булып,
Күңелгә керә курай.
Рафаил ХАФИЗОВ
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар