Күңлем Ленин белән сөйләшә
Казан әле, Казан уянмаган.Яфрак белән яфрак серләшә,Йөрим таңда Ленин урамында,Күңлем Ленин белән сөйләшә.Бу чәчәкләр җирдә бик күп үсәр,Салкын җилләр әгәр тимәсә...Уйларымны төбәп киләчәккә,Күңлем Ле...
Казан әле, Казан уянмаган.
Яфрак белән яфрак серләшә,
Йөрим таңда Ленин урамында,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.
Бу чәчәкләр җирдә бик күп үсәр,
Салкын җилләр әгәр тимәсә...
Уйларымны төбәп киләчәккә,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.
Без узарга тиеш, әй, юллар бар,
Зур эшләргә чакырып ил дәшә.
Юлга шулай чыгар алларыннан,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.
Янар өчен каян килсен хисләр,
Бүгенгене йөрәк сөймәсә?
Казан әле, Казан уянмаган,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.
Яфрак белән яфрак серләшә,
Йөрим таңда Ленин урамында,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.
Бу чәчәкләр җирдә бик күп үсәр,
Салкын җилләр әгәр тимәсә...
Уйларымны төбәп киләчәккә,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.
Без узарга тиеш, әй, юллар бар,
Зур эшләргә чакырып ил дәшә.
Юлга шулай чыгар алларыннан,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.
Янар өчен каян килсен хисләр,
Бүгенгене йөрәк сөймәсә?
Казан әле, Казан уянмаган,
Күңлем Ленин белән сөйләшә.
Сибгат ХӘКИМ
Фото: Михаил Захаров
Комментарийлар