«Күңелләрдә – сихри моң тулы...»
Бу туфрактаТау артыннан офык ягы алсулана,Күпереп торган туфрак исе басуларда. Таң алдыннан ал офыкка каршы барам,Туып килгән яңа көнне каршыларга.Җирне назлап йомшак кына җилләр исә,Җирнең өсте...
Бу туфракта
Тау артыннан офык ягы алсулана,
Күпереп торган туфрак исе басуларда.
Таң алдыннан ал офыкка каршы барам,
Туып килгән яңа көнне каршыларга.
Җирне назлап йомшак кына җилләр исә,
Җирнең өстен җилләр тарый, гөлләр үсә.
Бал кортлары ширбәт җыя, ширбәт эчә,
Чәчәкләрдән чәчәкләргә күчә-күчә.
Ак болытлар атыла кыйбла тарафына,
Мин дә очам гүя җилләр канатында.
Назлы җилләр – күңелләргә татлы дәва,
Зәңгәр күктән нурлар булып бәхет ява.
Бу туфракта һәркемнең дә хәләл көче,
Ишетелми монда дөнья гөрелтесе,
Һәр тарафта күңелләрдән җуелмаган,
Саф табигый тапланмаган гомер төсе.
Еллар узар, гомер үтәр, көннәр үтәр,
Әле җиргә кемнәр килер, кемнәр китәр?
Без китәрбез мәңгелеккә.
Ошбу мохит
Оныкларга изге көннәр бүләк итәр.
Казанымда апрель азагы
Мин сәфәргә төнлә чыгып киттем,
Авылым калды тирән йокыда.
Мин Тукайга килдем, Казаныма,
Мәйданнарда шигырь укырга.
Хөрмәт итеп мине, колач җәеп
Каршы алды Казан вокзалы.
Урамнарда инде гөлләр үскән,
Казанымда – апрель азагы.
Яңа йортлар үскән ни арада,
Мәркәзебез инде үзгәргән.
Хуҗаларча горурланып атлыйм
Бөек Тукай йөргән эзләрдән.
Тик нигәдер урыс чиркәүләре
Котырынып бүген чаң кага.
Тукай рухы иңгән изге көндә
Урысларда нинди тантана?
Даң-доң, даң-доң, шомлы чаң тавышы
Сискәндерә якын-тирәне.
Явыз Иван әллә, яу кубарып,
Казаныма кабат киләме?
Әйтерсең лә, мәхшәр замананың
Чаң телләре бәйдән ычкынган.
Шушы шау-шу гүя Тукайны да
Тын тыкрыкка кертеп постырган.
Иминлеккә генә булса иде
Чиркәүләрнең шашып ярсуы.
Кайтканыма күпме айлар узды,
Ә колакта – шомлы чаң чыңы.
Мөстәкыйльлек
Белмим, никтер асылын тоймаганмын
Гомер буе кылган эшемнең.
Мин бу җирдә нигә яшәвемне
Бүген генә гүя төшендем.
Әйтерсең лә, безне ничә гасыр
Буып торган кыршау өзелде.
Тышауларын өзеп, дулап чапкан
Юрга кебек тойдым үземне.
Җилләр исә
Көннәр үзгәреп тора,
Җилләр кузгалып тора.
Ахры, тиздән явым булыр,
Билләр сызланып тора.
Җилләр исә, җил җитез,
Җил тизлеге нинди тиз.
Зур казалар салып китә,
Әйтеп булмый берни сүз.
Җил җилгәрә гөлләрне
Болыннарда, кырларда.
Безне дә бит җилгәрделәр,
Илдә давыл булганда.
Ак томанда кар төсе,
Илдә – заман тартышы.
Болганулар юкка түгел –
Давыл булыр, ахрысы.
Гүя сусыз дәрьямын,
Сызлана авыру җаным.
Мин генәме?! Дөнья авыру,
Саулыгы юк дөньяның.
Упкын
Әй Россия! Дөнья мәйданында
Сөйрәләсең көчкә-көчкә син.
Бер карасаң, «өлкән абый» да син,
Арык тәндә яман шеш тә син.
Җир куенында байлык, өстә байлык,
Утырасың байлык өстендә.
Ничек болай булды синең язмыш?
Ничек болай калдың мескенгә?
Акыл белән сине аңлап булмый,
Акылсызлык тамыр җибәргән.
Киләчәгең төпсез упкыннарның
Ярларына килеп терәлгән.
Былбыл
Былбылга тылмач кирәкми,
Һәр милләт телен белә.
Таң тууга, һәр күңелне
Моңнарга күмелдерә.
Әнкәсеннән откан көйнең
Тик үзе белә серен.
Заманага сылтау итеп
Бутамый ана телен.
Талга куналмас иде ул,
Моңга уралмас иде.
Кунар таллары булмаса,
Былбыл булалмас иде.
Шигырьдә дә былбыл кебек
Булып каласы иде.
Һәр милләтнең күңеленә
Юллар табасы иде.
Һәммә кошның үз авазы,
Күпләр аны аңламый.
Таш бәгырьле бәндәләргә
Былбыл ни дә карга ни.
Таңда былбыл җырын суза,
Чишмәдәй ургылдырып.
Яшәргә иде бу җирдә
Бер моңлы былбыл булып.
Үрләр
Тауларга мендем.
Ташына
Утырдым түбән карап.
Сихри дөнья киңлегенә
Сокландым кабат-кабат.
Биектән ачык күренә
Дөньяның асыл төсе.
Бер халәттә бу төсләрне
Тоймыйдыр һәрбер кеше.
Шундадырмы берәүләрне
Биеклек тарта микән?
Монда кояш соңрак баеп,
Иртәрәк калка икән.
Тик биредә юк яшеллек,
Тоташтан җансыз кыя.
Монда таңнарда сайраган
Кошлар да кормый оя.
Бөркетләр генә сыенган
Таш-тау араларына.
Бөркет булырга язмаган
Бәндә балаларына.
Ник мин дә әле үрләргә,
Тауларга күтәреләм.
Юкса, гомрем узып бара
Тауларның итәгеннән.
Үрләрдән карап сокланам
Елга дулкыннарына.
Түбән төшәм, түзалмыйча
Йөрәк сулкылдавына.
Язмышым үзәннәрдәдер,
Мондадыр җылы оям.
Шуңамы монда гына мин
Үземне иркен тоям.
Үргә мендем, түбән төштем,
Иңнәремдә биштәрем.
Тик шулай да, үз чамамнан
Түбәнлеккә төшмәдем.
Киң җиһанның хөрлегенә
Үземчә минем караш:
Кырларда күзең камашсын,
Урманга кереп адаш.
Мин гүя йөрәк җырымны
Дөньяга ишеттерәм.
Гомеремнең көзе килде,
Үрләрдән төшеп киләм.
Комментарийлар