Логотип «Мәйдан» журналы

«Кулга ияләшкән язлар яна...»

* * *Зират туфрагында шыткан үләннәр без....Шыбыр тиргә батып, вакыт печән чаба.Бу дөньялар безгә кадәр булган,Бу дөньялар бездән соң да кала.Кадерләрен белик.Балам, диеп баштан сыйпый җилләр,Җитәкләш...

* * *
Зират туфрагында шыткан үләннәр без.
...Шыбыр тиргә батып, вакыт печән чаба.
39_Лилия_ГЫЙБАДУЛЛИНА
Бу дөньялар безгә кадәр булган,
Бу дөньялар бездән соң да кала.
Кадерләрен белик.
Балам, диеп баштан сыйпый җилләр,
Җитәкләшеп йөри яшәү белән үлем.
Каберләрен белик. Кабаланмыйк.
Кемнәр безгә тагын кардәш дияр...
Җилләр җылы.
Төннәр йолдыз тулы.
Язлар ямьле.
Елгалар саф сулы.
Һәркемнең үз юлы бу тарафка.
Кай кыйбладан килдең?
Син кем углы?
Хәтерлиме җилләр ул атаны?
Колачларын сулар хәтерлиме?
Кая юл тотышың, кан кардәшем?
Йөзең таныш, син дөньяның кеме?
Дөньяныкымы син? Әллә инде,
Иңнәреңдә иңрәр авырлыкны
Күтәралмый, сулыш ала алмый,
Җилләр булып кына иңдең үкме?..
...Зират туфрагына язлар куна.
Бөреләнә зират чияләре.
Тормыш төеннәре бу туфракта
Мең чишелеп, мең кат чияләнде...
Зират туфрагында үскән үләннәр без –
Үлем кочагында туганнар.
Безнең сулыш шушы дала җиле,
Безнең офык – шушы урманнар.
Без бар!
Без бар әле. Үткәннәрнең
Тарих канатлары иңнәрдә.
Безнең мирас – шушы зират язы,
Безнең хәтер шушы җилләрдә...
* * *
Кешеләр яшиләр.
Туалар, кычкырып елыйлар,
Тапталган сукмактан чабалар,
Тузанлы һаваны сулыйлар.
Кешеләр яз көтә.
Аз гына яктылык,
Аз гына якынлык Кемгәдер.
Кешеләр бик күбәү.
Һәрберсе аерым.
Һәрберсе үзенә бердәнбер.
Кешеләр кибеттә йөриләр.
Күлмәкнең, курчакның,
Язмышның, дусларның,
Йоланың, каланың
Иң матур, затлысын сайлыйлар.
Зур учак ягалар һәм пычак кайрыйлар...
Кешеләр йолдызлар саныйлар.
Күкләргә карыйлар кайвакыт.
Кешеләр бер-берсен эзлиләр,
Табалар, ташлыйлар елатып.
Кешеләр оныта.
Оттыра һәм ота бәхетне.
Кешеләр бәхетсез.
Кешеләр бәхетсез булуы белән дә бәхетле...
Кешеләр бер-берсен күрмиләр.
Бер-берсен аңламый, ишетми яшиләр.
Кыялар ишелә, вулканнар ут чәчә –
Кешеләр дәшмиләр...
Кешеләр күзләрен кояштан яшерә.
Кешеләр тоемлый
Кояшның ут булып мәңгелек агышын.
Кешеләр шуңа да сагышлы...
Бу гомер – бер генә, бел генә –
Тоелыр-тоелмас үтүе.
Япа-ялан дөньялыкта утлый
Япа-ялгыз кеше көтүе...
* * *
Кулга ияләшкән язлар яна.
Апрель жиле куа көл исен.
Исәрлегем яна. Яндыралар.
Яна дөрләп җанда боз-хисем.
Ялгызлыгым яна – бүген аны
Алаша дип кемдер җикте ялгыш.
Юрга идем, ярсу идем ләса.
Минсез бу яз, минсез бүген ярыш.
Урамнарда, көл исенә исереп,
Өрәк-җилләр генә йөри бары.
Кулга ияләшкән язларымда
Кара кандай эри апрель кары.

Комментарийлар