Логотип «Мәйдан» журналы

Коткар

Әхсән Баян шигыре.

Әллә яшенсез болытмы,

Әллә ялкынсыз рәшә.

Чорнап алган җирне, күкне,

Офыктан диңгезгәчә.

 

Мин сиңа дәшәм мондый хәл

Кайчан соң, кайчан туктар?!

Кил тизрәк, син мине коткар,

Коткар!

 

Текә ярлар, чокырларны

Тигезләп узган томан.

Диңгезнең ак дулкыннары

Киләдер узган чордан.

 

Ак дулкыннар, хатирәләр

Минем өчен бертигез.

Мин калам дулкын астында,

Өстемдә шаулый диңгез.

 

Мин сиңа дәшәм: мондый хәл

Кайчан соң, кайчан туктар?!

Кил тизрәк, син мине коткар,

Коткар!

 

Әхсән БАЯН

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от wirestock

Комментарийлар