"Корыч мылтык минем якыным"
Шат җырчыгыз сезне онытмас,Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,Дошманнарны җирдән корыткач.Пост янындаТөн караңгы,Ә мин тик ялгызымУрап йөрим биек бинаны.Җил бәрелә,Җилләр килеп шакый,Үч иткәндәй, биек кой...
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,
Дошманнарны җирдән корыткач.
Пост янында
Төн караңгы,
Ә мин тик ялгызым
Урап йөрим биек бинаны.
Җил бәрелә,
Җилләр килеп шакый,
Үч иткәндәй, биек койманы.
Пост янында минем кемем дә юк,
Корыч мылтык минем якыным.
Һәркайда да миңа дус һәм юлдаш
Менә шушы мылтык алтыным.
Төн...
Төшләр күреп кешеләр йоклыйлар,
Шәһәр өстендәге каланчада
Сәгать саен никтер сукмыйлар.
Тирә-якта ыжгырып җилләр уйный,
Җил шаяра калай түбәдә.
Сынашырга килгән батыр кебек,
Сызгырып карый шлем түбәмдә.
Мондый җилгә генә шинелемнең
Итәге дә шүрләп ачылмый,
Постта гына торып корыч йөрәк
Нигә икән, нигә басылмый?
Караңгы төн, тирә-якларымда
Тик бер генә ут та күренми,
Границадагы тирән уйлар
Шаярталар минем күңелне.
Ай да бүген әкрен-әкрен генә,
Разведкада йөргән армеецтай,
Мылтык-нисез төнен постта йөри,
Җир катында ялгыз мескенкәй.
Җил шаяра биек койма белән,
Өй түбәсен никтер куптара.
Ыжгыра-ыжгыра минем өскә килә,
Курыккан күк тагын туктала.
Корыч мылтык тотып кулларыма
Атлап йөрим бина буеннан.
Мин бит монда илне саклар өчен
Тимер постчы итеп куелган.
1928.
Озату җыры
Сөйгәнемне кем, дисәгез,
Комбайн йөртә иде,
Таң атканда басуга без
Икәүләп китә идек.
Чик буена сакчы итеп
Озаттым сөйгәнемне,
Озаттым ерак җирләргә
Илдә бер дигәнемне.
Озатсам да бик еракка,
Яшьләр таммас күземнән,
Ал чәчәкләр тыгам хатка
Истәлеккә гөлемнән.
Чыгармасам да уемнан,
Язмыйм хатлар моңаеп,
Ул кайтыр бер чик буеннан,
Кояш кебек елмаеп.
Күкрәгенә алтын йолдыз
Тагылган булыр аның,
Ул туздырыр чик янына
Килгән дошманнар явын.
Икәү йөрткән комбайнны
Хәзер мин үзем йөртәм;
Уяу, нык сакласын илне,
Борчылмасын ул иркәм...
1940.
Ике хат
I
«...Бәбкәм!
Синең соңгы язган хатың укып,
Сөендем мин,
Өч кат укып чыктым хатыңны;
Рәхмәт сиңа, минем күгәрченем,
Онытмаган өчен картыңны.
Тик бер нәрсә борчый мине –
Кайтмый калдың быел кунакка,
Куерып үскән бодай кырларына
Бергә баралмадың уракка.
Тик шулай да, балам,
мин шатланам
«Гвардеец булдым», –
дигән сүзеңә,
Уйлыйм:
Мәмкә булып түгел,
Герой булып
Күренерсең кайтып күземә».
II
«Кем булырмын,
Белмим...
Мин бәхетле,
Ватан сугышына алындым.
Киң болыны,
Зәңгәр урманнары
Бик еракта калды авылымның.
Ерак калды минем йөргән кырлар,
Суын эчкән күлләр, елгалар;
Ерак калды сабантуйларында
Мин утырып йөргән юргалар.
Ни булса да ләкин мин бәхетле,
Йөрим бүген көрәш сафында:
Төзәп-төзәп алга мылтык атам,
Дошман өскә килгән чагында.
Фашист бандаларын кырып йөрим,
Үтәп бурчым Ватан каршында.
Ант бирдем мин туган илем өчен,
Күкрәк белән алга барырга,
Ант бирдем мин
немец-тираннардан
Халкыбызның үчен алырга.
Өстебезгә килгән хәвефләрне
Җиңү өчен, әткәй, бу антым.
Ялгыз түгел, әткәй, мин көрәштә,
Халкым белән бергә куәтем».
Яз
Вагон тәрәзәмне ачып куеп,
Үтеп киттем Тамбов каласын,
Такташ калды кебек юл буенда:
«Баян дустым, кая барасың?»
Тамбов урманнары озатып калды,
Тирән уйлар күмде хисемне,
Ә мин киттем алга, дошманнардан
Көрәшеп алыр өчен үчемне
Җырлый минем көрәш иптәшләрем,
Яңгырап кала яшел урманнар.
Кул селкиләр безгә матур кызлар, –
Без көрәшкә киттек, туганнар.
Юл буенда каен яфрак яра,
Язгы җилләр сыйпый битемне,
Яз кояшы безне озатып бара,
Теткәләрбез дошман Гитлерны.
Йөрәкләрдә бөек җиңү хисе,
Сталин бирде безгә бу хисне,
Без алырбыз җирдә соңгы үчне,
Яз ташкыны кебек без көчле.
Май, 1942,
Тамбов
Окопта
Зәңгәр күзем, бәлки, мине көтеп
Утырадыр кичен, кем белә?
Мин утырган окоп буйларына
Мина ява, окоп күмелә.
Шагыйрь күңеле бүген тыныч түгел,
Җырлап алам пуля яуганда,
Мин дошманны илгә җибәрмимен,
Тыныч йөрсен дуслар Казанда.
Май, 1943,
Донец
* * *
Тирә-якта үлән чәчәк аткан,
Каен яфрак ярган урында:
Кара күзем алга төбәп ятам
Тирән окоп һәм киң болында.
Кулымдагы җитез автоматның
Алга төбәп куйдым көпшәсен,
Мин хат яздым,
тизрәк җитсен хатым,
Зәңгәр күзем яшен түкмәсен.
Хатым китте йомшак таңгы җил күк,
Гомер дустым, сөйгән ярыма,
Ә мин калдым сугыш яланында,
Караңгы төн. Бомба ярыла.
Яңгыр сыман өскә пуля ява,
Бала елый кебек еракта,
Гүя үкси анда хәлсез ана,
Иркәм тавышы килә колакка.
Ярсып-ярсып атам һәр пулямны,
Ватан өчен, туган ил өчен.
Балам өчен, атам-анам өчен,
Назлап сөйгән нечкә бил өчен.
1942.
* * *
Минем өстән пуля яуса да,
Җәрәхәттән каннар тамса да:
Халкым өчен постта торырмын,
Xалкым өчен тугры булырмын.
Авырлыклар миңа килсә дә,
Барыр юлым дошман киссә дә:
Тереләй бирелмәмен дошманга,
Хыянәт итмәм Татарстанга!
Кая гына аяк бассам да,
Тик бер генә пуля атсам да:
Сөйгән халкым өчен барысы да,
Тугры улың, халкым, мин сиңа.
Октябрь, 1943
Украина даласы
* * *
Барган юлым минем киң болынлык,
Ак чәчәк тә анда, ал чәчәк.
Белмим тыныч, белмим ут астында
Бүген көнем монда үтәчәк.
Тал төбендә үзем утырсам да,
Уем тыныч түгел, туганнар,
Шатландырмый мине бу чәчәкләр,
Шатландырмый мине урманнар.
Тик бер генә фашист үтерсәм дә,
Файда булыр төсле илемә,
Һәм китәм мин алга, мылтык тотып,
Гранатамны тагып билемә.
Май,
Донец
* * *
Ал чәчәкле болын уртасыннан
Күкрәк белән алга барам мин,
Мылтыгымны кысып күкрәгемә,
Күзләремне алга багам мин.
Алда елга. Аның ярларыннан
Сулар ага канлы яшь белән,
Канлы монда барлык яшел үлән,
Фашист ята җирдә йөзтүбән.
Ул талаган минем туганнарны,
Сөйгәнемне буып үтергән,
Утка ташлаган ул сабыйларны,
Аерып алып ана сөтеннән.
«Бүләк» итеп аның йөрәгенә
Пуля бирдем шушы болында,
Бер фашистның
җирдән гомерен киссәм,
Тыныч булыр килер буынга.
Май, 1943,
Донец
Сандугачка
Кызык кош син,
сандугачым-дустым,
Туп ярыла, ә син сайрыйсың,
Тормыш итәр өчен туган илдә,
Ояң өчен куак сайлыйсың.
Матур ил шул безнең илебез,
Ал чәчәкле безнең җиребез.
Их, яшисе килә илемдә,
Һич үләсе килми тигенгә.
1943,
Украина, Көньяк-көнбатыш фронт
Санитарка
Елмаясың миңа, очрашканда
Иркәләнеп кулың сузасың,
Ә кайчакта, урман кызы сыман,
Букет тотып яннан узасың.
Яратам мин сине ут кырында
Шат булганың өчен һаман да,
Җырлыйсың син, күңел юатасың.
Сиңа киләм артык арганда.
Хәтерлимсең, кичә командирны
Коткардың син авыр үлемнән,
Ут кырыннан аны алып чыктың,
Кан тамчылый иде йөзеннән.
Син коткарган егет герой иде,
Сөеклесе иде Ватанның.
Сакчы улы, һәм якчысы
(яклаучысы) иде
Тиз киләчәк матур ал таңның.
Ут көрәше бетеп ялан тынгач,
Очрашсак без бер үк табында,
Хәтерләрбез көрәш барган чакны,
Текә таулы Донец ярында.
Июнь, 1943,
Украина
Уйланганда
– Сау бул... – дидең
чыгып киткән чакта,
Күзләремә тутырып карадың.
Килми миңа хәзер сәлам хат та.
– Сөям, – дидең, нигә алдадың?
Иреннәрең минем битләремне
Яндырырдай итеп үпкәндә,
Мин ышандым сиңа. Мәхәббәтем
Калдырдым мин чыгып киткәндә.
Акларсыңмы минем мәхәббәтне?
Ә мин сине өзелеп сагынам,
Ник сагынам сине мин бу хәтле,
Рәсемеңә синең табынам.
Тәүфыйгыңны әгәр бозмасаң син,
Кабат әле бергә булырбыз.
Алма кебек уллар үстерербез,
Матур тормыш, иркәм, корырбыз.
Май, 1943, Донец
Өч бөркет
Өч туган бергә утырып,
Бик озак киңәштеләр,
Барачак юлларын алар
Бергәләп сөйләштеләр.
Чәй эчтеләр шатланышып,
Аталары янында,
Җир шарының зур картасы
Торды алар алдында.
Әйтте ата: «Чигебезгә
Аяк басты еланнар,
Турагыз ул шакшыларны,
Сынатмагыз, оланнар,
Алар шуышкан урында
Корып кала игеннәр,
Шиңә җирдә исле гөлләр,
Агуланалар гөлләр...
Аталары өч туганга
Өч юнәлеш күрсәтте,
Өчесе өч юлдан чыгып
Китәчәкләрен әйтте:
«Алдыгызда биек таулар,
Карурманнар булырлар,
Каршыгызда укмалышып
Шул еланнар торырлар.
Мәгез, – диде, – үткен кылыч,
Еланнарны кисәргә,
Мәгез сезгә акбүз атлар,
Урманнарны кичәргә.
Тау-ташларга карамыйча,
Җиңеп алга барырсыз,
Планетага, бөркетләрем,
Китсен сезнең даныгыз».
Өч бертуган бертавыштан
Күтәреп кылычларын:
– Есть! – диделәр,
Ата үпте
Үзенең лачыннарын.
Бу егетләр көрәшләрдә
Сыналган уллар иде:
Күкрәкләре орден белән
Аларның тулган иде.
Саубуллашып өч бертуган
Юлга чыгып киттеләр,
Киң урманнар, зур елгалар,
Текә таулар үттеләр.
Өчесе өч җирдә хәзер
Атаның балалары,
Һәм турыйлар бер-бер артлы
Гитлерчы бандаларны.
* * *
Хат язсам да инде бармас төсле,
Ахры, ерак киттем илемнән,
Бала чакларымда уйнап йөргән,
Чия чәчәк аткан җиремнән.
Ерак киттем. Бөдрә чәчле таллар
Көтәләрдер таныш җырчысын,
Көтәләрдер кырлар, биек таулар,
Шат күңелле еллар юлчысын.
Борчылмагыз, мине белгән дуслар,
Шат җырчыгыз сезне онытмас,
Бер кайтыр ул, якты кояш сыман,
Дошманнарны җирдән корыткач.
Май, 1943,
Донец
Комментарийлар