Китмә әле!
Китмә әле, китмә яннарымнан,Күзләреңнән үбим, кил әле,Ташла да шул авыр уйларыңны –Рәхәтләнеп елмай, көл әле.Китмә әле, китмә яннарымнан –Синсез әллә җиңел дисеңме?Аерылышу белән сыный-сыный,Рәнҗетмә...
Китмә әле, китмә яннарымнан,
Күзләреңнән үбим, кил әле,
Ташла да шул авыр уйларыңны –
Рәхәтләнеп елмай, көл әле.
Китмә әле, китмә яннарымнан –
Синсез әллә җиңел дисеңме?
Аерылышу белән сыный-сыный,
Рәнҗетмә син кайнар хисемне.
Китмә әле, китмә яннарымнан –
Сагынулар җанга үтәләр,
Дәрьясына салып ялгызлыкның,
Нигә тилмертәсең бу кадәр?
Китмә әле, китмә яннарымнан,
Юкса җанга урын табалмыйм,
Кайтыр көннәреңне саный-саный,
Гомерләрне узып барам мин.
Китмә әле, китмә яннарымнан.
Күзләреңнән үбим, кил әле,
Ташла да шул авыр уйларыңны –
Рәхәтләнеп елмай, көл әле.
Китмә әле, китмә яннарымнан –
Синсез әллә җиңел дисеңме?
Аерылышу белән сыный-сыный,
Рәнҗетмә син кайнар хисемне.
Китмә әле, китмә яннарымнан –
Сагынулар җанга үтәләр,
Дәрьясына салып ялгызлыкның,
Нигә тилмертәсең бу кадәр?
Китмә әле, китмә яннарымнан,
Юкса җанга урын табалмыйм,
Кайтыр көннәреңне саный-саный,
Гомерләрне узып барам мин.
Китмә әле, китмә яннарымнан.
Флера ТАРХАНОВА
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар