Логотип «Мәйдан» журналы

КИТӘР ИДЕМ ХУШ ДИМИЧӘ

Ркаил Зәйдулла шигыре.

Кешеләрдән качып ераккарак,
Зелпе куаклары төбендә,
Аяк бөкләп, бөҗәкләргә карап,
Утырасы килә тын гына.

Анда бәлки тынлык хөкем сөрә,
Анда бәлки гадел дөньядыр...
Калгысаң да таңда, йөгерә-йөгерә,
Аккош чаңраганы уятыр.

Туплар гөрелтесе ишетелмәс,
Кан исеннән беркем исермәс.
Су буенда бары учак дөрләр,
Тонык кына уйчан су гөрләр.

Төтен булып ялган кермәс күзгә,
Яңагымны назлар тагын яз.
Китәр идем хуш димичә сезгә...

Андый дөнья ләкин табылмас.
 

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Фото:https://ru.freepik.com/

«Мәйдан» № 4, 2024 ел

Комментарийлар