Логотип «Мәйдан» журналы

Китап

Ни кадәрле бөек фикерләр бар,Күңелләрдә күпме сер ята.Иң кадерле сүзләр җуеладыр,Керми калса әгәр китапка. Иң кадерле гыйлем югаладыр,Теркәлмәсә әгәр бу белем.Син дөньяның байлыгына ия,Китапларга...

Ни кадәрле бөек фикерләр бар,
Күңелләрдә күпме сер ята.
Иң кадерле сүзләр җуеладыр,
Керми калса әгәр китапка.
 
Иң кадерле гыйлем югаладыр,
Теркәлмәсә әгәр бу белем.
Син дөньяның байлыгына ия,
Китапларга төшсә күңелең!
 
Син дөньяның серен беләчәксең,
Тоячаксың җаның асылын,
Җаһилият йолып алган чакта
Кешелекнең ничә гасырын!
 
Беләчәксең асыл киләчәкне,
Дөньядан соң ниләр буласын.
Кулларыңда — Китап,
Син гүяки
Бар галәмне тотып торасың.
 

Рифат СӘЛАХОВ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар