Логотип «Мәйдан» журналы

Кимендә...

Аяк очларыма басып,Кулны куеп кашыма,Аргы ярга күз салыйм дип,Бастым Идел ташына.Иделне киң диләр иде,Тар шул мин торган яры.Карамчыгың да күренми,Сагыну артты бары.Син – бер ярда, мин – бер ярда,Идел...

Аяк очларыма басып,
Кулны куеп кашыма,
Аргы ярга күз салыйм дип,
Бастым Идел ташына.
Иделне киң диләр иде,
Тар шул мин торган яры.
Карамчыгың да күренми,
Сагыну артты бары.

Син – бер ярда, мин – бер ярда,
Идел ага арада.
Һава ярып хет бер сызгыр,
Ара барга карама.


Бирге ярда бер акчарлак
Әйләнә баш очымда.
Сиңа сәлам юллар идем,
Илтсә канат очында.
Идел диләр, Идел диләр,
Мин дә Идел димен дә...
Калганын вакыт күрсәтер,
Кулың изә кимендә.


Сания ӘХМӘТҖАНОВА


Фото: https://tatarica.org/

Комментарийлар