Логотип «Мәйдан» журналы

Кичер, әнкәй

Кичер, әнкәй. Шулдыр инде яшәү,Сирәк кенә сине искә алам.Сурәтең дә тоныклана бара.Тик хәтердә сүзең: «И балам,Акыллы бул», — дидең. Әй акыллар...Акыл белән яшәп булмады.Төзәтергә хәзер соң инде шулҖү...

Кичер, әнкәй. Шулдыр инде яшәү,
Сирәк кенә сине искә алам.
Сурәтең дә тоныклана бара.
Тик хәтердә сүзең: «И балам,
Акыллы бул», — дидең. Әй акыллар...
Акыл белән яшәп булмады.
Төзәтергә хәзер соң инде шул
Җүләрлекләр җиңгән дөньямны.
«Явызлыктан курык», — дидең, әнкәй,
Гел сагалап торды явызлык.
Ак өметтән торган хыялларга
Кидерделәр тимер авызлык.
«Гөнаһ кылма», — дидең. Юк, барыбер
Бер гөнаһсыз яшәп булмады.
Үзгәртергә көчем җиталмады
Явызлыктан торган дөньяны.
«Кеше өлешенә кермә», — дидең.
Үзеңнекен тартып алгач соң —
Тыныч кына яши алыр өчен,
Йә, әйт инде, ничек чыдарсың?
Әнкәй, әнкәй. Ничек кичерерсең,
Төшләргә дә сирәк керәсең.
Рәнҗемәсен рухың, үпкәләмә,
Язмышларым шулдыр, күрәсең.
 

Рәшит ГАТАУЛЛИН


 

Комментарийлар