Логотип «Мәйдан» журналы

Кер бакчама

КЕР БАКЧАМАУзып китмә, тукта, кер бакчама,Кунагым бул, әйдә, тартынма. Бакчабызда җиләк пешкән вакыт,Кирәк икән – булыр яртым да.  Танышмы син, юкмы – мөһим түгел,Кем булсаң да, минем илдәшс...

КЕР БАКЧАМА
Узып китмә, тукта, кер бакчама,
Кунагым бул, әйдә, тартынма.
Бакчабызда җиләк пешкән вакыт,
Кирәк икән – булыр яртым да.
 
305117-fa741-69659708-m750x740-ud5d49
 
Танышмы син, юкмы – мөһим түгел,
Кем булсаң да, минем илдәшсең.
Талчыккансың, күрәм, сусагансың,
Ерак юлдан, ахры, килгәнсең.
Кер, илдәшем, капкам ачык минем.
(Караклар да монда еш керә.)
Бакчам – юмарт, җирем – уңдырышлы,
Һәр нигъмәтне бик мул үстерә.
Кечкенә бер ил ул минем бакчам,
Үсемлек тә монда төрледән.
Кыярым бар, үсә бәрәңгем дә,
Кура җиләк, алма, бөрлегән.
Оя корды хәтта пар сандугач,
Ләззәтләнәм тыңлап моңнарын.
Барым белән кунак итәм сине,
Узып китмә, илдәш-туганым.
Сөйләшербез, хәлләр белешербез,
Син – ерактан, күпне күргәндер.
Илдә кемнәр, ниләр кылып йөри –
Хәбәрләрең белән кинәндер.
Юк, мәшәкать, димә, күптер, димә,
Үземнең дә кайгы-сагышым,
Мин – шагыйрь бит, сыя йөрәгемә,
Кайгы, шатлык – алам барысын.
Бергә-бергә җиңел булыр безгә
Хет бер төнен илнең үтәргә.
Өметсезлек кенә китермә син,
Чарасызлык кына китермә.
* * *
Чылтырап аккан чишмәң суларында
Мең гомерлек серле шифаң бар:
Ак каенлы урман буйларыңда
Йолдызлардан яуган илһам бар.
Итим дисәң, кырлар чиксез синдә,
Эзлим дисәң, байлык дәрьяң бар.
Һәр балаңның күкрәк түрләрендә
Тауларыңны күчерер дәрман бар.
Син үстергән иркә багалманың
Иреннәрен татып янган бар...
Туган җирем!
Бөтен кушканнарың
Бер карусыз үтәр чамам бар!
 
ЙӨРӘК
Армый көннәр, армый төннәр,
Ул һаман тора тибеп,
Таш астыннан ургып чыккан
Тынмас бер чишмә кебек.
Алсу таң алы белән ул,
Айлы кич яме белән,
Кешеләр рәхәт йөрсен дип,
Хисләрдән чигә келәм.
Бал корты кебек тырыш ул,
Мәсләге – илгә хезмәт.
Шуңа шул аның түрендә –
Бетмәс җыр, бетмәс ширбәт.
Ә түрдә, иң сак урында,
Кабер юлына хәтле,
Йөртәчәк ул гел тирбәтеп
Икенче бер йөрәкне.
* * *
Кара күзләрең синең
Шундый гүзәл, шундый үз,
Шомырт күзләрең синең!
Белмим башка андый күз.
Килешмәгән җирең юк,
Билең – нечкә тал бугай,
Күңлең – нәфис гөл бугай,
Иренең – татлы бал бугай.
Көлсәң, карыйм сиңа мин
Язгы сыерчык итеп.
Шатлыктан яшең тамса,
Күрәм көмеш чык итеп.
Син лилия кебек саф,
Син ромашка кебек ак.
Үпкәндә дә мин сине
Үбәр идем кебек сак.
Гөл итәр идем сине,
Гел назлап йөртер идем.
Сине үстергән анага
Мең бүләк илтер идем:
Мәңгегә алыр идем
Үзеңне йөрәгемә,
Ак күгәрчен булып бер
Сыенсаң күкрәгемә.
 
ЧӘЧӘК БИРӘМ СИҢА...
Чәчәк бирәм сиңа,
Тик сине мин
Чәчәкләргә генә тиңләмим.
Матур да син,
Нәфис тә син гөлдәй,
Тик чәчәкләр кебек шиңмә, дим.
Чәчәк бирәм сиңа,
Чөнки сине
Серле болыннарга тиң күрәм.
Күкрәгемдә назлы былбыл сайрый,
Синең өчен гөлләр үстерәм.
Чәчәк бирәм сиңа,
Чәчәкләрем
Йөрәкләрне, димен, бәйләсен.
Ике йөрәк бергә бәйләнсен дә
Парлап үскән гөлгә әйләнсен!
* * *
Күргән саен йөрәк сулыгып тибә,
Сүзсез калам телем көрмәлеп.
Бу нинди нур синең күзләреңдә,
Нинди тылсым, нинди гүзәллек?!
Күргән саен йөрәк сулыгып тибә:
Үтелгән ич яшьлек, үтелгән!
Ничек итеп синсез яшәгәнмен,
Ничек синсез гомер ителгән?
Күргән саен йөрәк сулыгып тибә,
Күргән саен китәм үртәлеп.
Хакым юк бит сиңа кызыгырга да,
Карарга да күзем күтәреп.
 
АҢЛАМАДЫҢ
Җырларымны син бит минем аңламадың,
Аңламадың хисләремнең тирәнлеген,
Чын йөрәктән чыккан сөю ялкыныннан
Иреннәрем янганлыгын, көйгәнлеген.
Аңламадың, йөрәк гөлен үттең таптап,
Башка утлар, башка нурлар сине тартты.
Күкрәгемнән ургып чыкмый йөри чак-чак
Сөю тулы, ачу тулы утсыз чаткы.
* * *
Яшьлектәге гамьсез вакытларны
Булса иде әгәр кайтарып,
Мин яныңа синең барыр идем
Юлдан түгел, таулар актарып.
Күзләреңнең һәрбер елмаюын
Алып калыр идем хәтергә,
Һәм оялмас идем, җир яңратып,
Сөям сүзен сиңа әйтергә.
 
НИГӘ ШУЛАЙ?
Нигә шулай салкын синең күзләр,
Кар яуганчы туңган күл кебек?
Нигә шулай хиссез иреннәрең,
Су юклыктан сулган гөл кебек?
Күзләреңә карыйм... Күзләреңнән
Таба алмыйм сөю эзләрен.
Керфекләрең – тынып калган камыш,
Кошы очкан буш күл – күзләрең.
 
 
МӘҢГЕЛЕК
Күкләр биек һәм мәңгелек.
Мәңгелек су, мәңгелек җир.
Адәмнәрдә тик бер тәкъдир:
Мәңгелеккә китеп бару,
Калдырып тик мәңгелек сер.
 
 
Авторның башка шигырьләрен журналның август (№8,2017) санында укый аласыз.

Комментарийлар