Логотип «Мәйдан» журналы

Кәккүк

Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч.Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый,Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный...Нигә ул шулай?.. Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманд...

Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,
Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч.
Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый,
Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный...
Нигә ул шулай?..
 
Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманда,
Ни өчен шул чаклы моңлана ул анда?..
Кемне сагына ул һаман, хәсрәте бик яман.
Өзгәләнә, яна ул тәмам, зарлана бичара.
 
Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен,
Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен.
Кәккүк тавышы моңлы диеп, ямансулама, дустым,
«Моңлан!» - дип аңа үзем куштым.
 
Эх, моңлан, кәккүгем, урманда!
Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Бар кошларны сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.
 
Тыңла, иркәм, бер генәм,
Кәккүк тавышын бер генә:
Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.
 

Әхмәт ЕРИКӘЙ


Фото: https://ru.freepik.com/fИзображение от wirestock

Комментарийлар