Казлар оча күлләреннән...
Гали Худжи шигыре.
Казлар оча күлләреннән,
Моңсу кала ул яклар;
Алмагачлар алма коя,
Алтынлана яфраклар.
Казлар үтә безнең өстән,
Казлар китә тезелеп;
Алар күздән күмелгәнче
Карап калам өзелеп.
Кул сузам да яулык болгыйм,
Тик телемне белмиләр;
Алар миңа канат җилпи,
Ни әйтергә телиләр?
Җил каерса каурыйларны,
Син табарсың, диләрме,
Кич утырып, сөйгәнеңә
Хат язарсың, диләрме?
Казлар китә, мин озатам,
Талып бетә күзләрем;
Агачтагы яфрак чаклы
Аңа сөйләр сүзләрем.
Күрешербез. Үтәлмичә
Калмас безнең теләкләр;
Таулар-ташлар аерылса да,
Аерылмаслар йөрәкләр.
Гали ХУДЖИ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от rawpixel.com
Комментарийлар