Логотип «Мәйдан» журналы

Каурый канат

Бала чакта, каз көткәндә,Парлы булсын диеп санап,Уч тутырып җыя идемСу буенда каурый канат.Канатларны иңгә тезепКоштай очу – хыял иде,Әни: «Үскәч, канатсыз даОчарсың, хыялый», – диде.Көзен, казлар йол...

Бала чакта, каз көткәндә,
Парлы булсын диеп санап,
Уч тутырып җыя идем
Су буенда каурый канат.
Канатларны иңгә тезеп
Коштай очу – хыял иде,
Әни: «Үскәч, канатсыз да
Очарсың, хыялый», – диде.
Көзен, казлар йолкыганда,
Гел пар канат бирер иде,
«Кичерергә язсын, балам,
Парлы гомер», – дияр иде.
Каз шулпасы пешергәндә,
«Канат тиеш кызларга, – ди, –
Үсеп җиткәч, туган йорттан
Еракларга очарга», – ди.
Каз каурые коелгандай,
Оча торды айлар, еллар,
Кәләш, әни, әби булды
Туган йорттан очкан кызлар.
Инде бүген онык белән
Йөрим елга буйларында,
Көмеш сыман каурый канат
Оныгымның кулларында.
 

Фирая АБДУЛЛИНА


Фото: vk.com

Комментарийлар